Теләче муниципаль районында яңа терлек сую пункты эшли башлады

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Объект Булат Хәсәншин крестьян - фермер хуҗалыгы акчаларына төзелде һәм барлык ветеринария һәм санитария таләпләренә туры килә. Цех атлар һәм үгезләр сую өчен исәпләнгән, анда сменага 10 баш эре мөгезле терлек суярга мөмкин.

«Шушы көннәрдә объектны комиссия кабул итте һәм терлек сую пункты инде эшли дә башлады», - диде КФХ җитәкчесе Булат Хәсәншин.

Ул үзе гомере буе авылда эшли. 2018 елда үзенең КФХсын ача, симертү өчен атлар һәм үгезләр сатып ала. Аннары махсуслаштырылган терлек чалу пункты турында уйлана башлый. Шулай итеп, 2019 елда районда дүртенче терлек сую пункты барлыкка килә.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов объектка зур бәя бирде:«Цехка хәтта керергә дә рәхәт, биредә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә, бу инде сыйфатлы фермер продукциясенә ышаныч тудыра, аны шикләнмичә сатуга җибәрергә мөмкин. Бу - безнең районда фермер һәм шәхси хуҗалыклар терлекләрен сую өчен дүртенче пункт».

Шуны да әйтергә кирәк, Теләче районының крестьян-фермер хуҗалыкларында 2019 елның 1 гыйнварына 989 баш эре мөгезле  терлек исәпләнә, шулардан 395 баш - савым сыеры, 1147 баш сарык һәм 40 баш ат бар. 2018 елда 202 тонна ит, 2656 тонна сөт җитештерелгән, КФХ продукциясен җитештерү ел саен 110-112%ка арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International