Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы АПКга комплекслы фәнни-техник проектларны сайлап алу буенча конкурс уздыру турында игълан итә

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2017-2025 елларга авыл хуҗалыгын үстерүнең федераль фәнни-техник программасының «Россия Федерациясендә шикәр чөгендере селекциясен һәм орлыкчылыгын үстерү» ярдәмче программасында катнашу өчен АПКга комплекслы фәнни-техник проектларны сайлап алу буенча конкурс уздыру турында игълан итә.

Әлеге конкурста комплекслы фәнни-техник проектларга заказ бирүче һәм түбәндәге таләпләргә туры килүче Россия авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре катнаша ала:

  • оешманың агросәнәгать комплексы өлкәсендә ярдәмче программа юнәлеше буенча документаль расланган һөнәри эшчәнлек тәҗрибәсе булу;
  • оешманың үзгәртеп кору яисә бетерү, бөлгенлеккә төшү процессында булмавы;
  • оешманың комплекслы фәнни-техник проектларны сайлап алуны уздыру алдыннан булган айның беренче числосына Россия Федерациясе салымнар һәм җыемнар турындагы законнар нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар буенча үтәлмәгән йөкләмәләре булмау;

Заявкалар тегелгән килеш мөһерләнгән конвертта түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 107139, Мәскәү, Орликов тыкрыгы, 1/11, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Фәнни-технологик сәясәт һәм мәгариф департаменты.

Конвертта «Комплекслы фәнни-техник проектлар сайлап алуда катнашуга заявка» дип языла, мөрәҗәгать итүче оешманың исеме һәм комплекслы фәнни-техник проектларны сайлап алуның тәңгәллек коды күрсәтелә.

Комплекслы фәнни-техник проектлар сайлап алуда катнашуга заявкалар кабул итү 2019 елның 11 февралендә 15:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) тәмамлана.Комплекслы фәнни-техник проектлар сайлап алуда катнашуга заявкаларны комиссия тарафыннан карау нәтиҗәләре турында мәгълүмат Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында утырыш беркетмәсе имзаланганнан соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International