Татарстанда 2019 ел уңышы өчен тупланган минераль ашламалар күләме фараздан 20% тәшкил итә

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында  Татарстанда  2019 ел  уңышы  өчен тупланган минераль ашламалар  күләме фараздан 20%  тәшкил итә,  дип хәбәр итә «Татар-информ» МА Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына.  

 «Авыл  хуҗалыгы предприятиеләренә 2019 ел  уңышы   өчен   бер  гектарга  ким  дигәндә   70 килограмм кертергә  тәкъдим  ителә.   Хәзер  хуҗалыкларда      минераль  ашламалар  туплана», - дип  хәбәр  итте  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы Ирек Садыйков.

Аның сүзләренә караганда, республика авыл хуҗалыгы оешмалары  тарафыннан 19 декабрьгә   минераль  ашламалар 39,8 мең  тонна тупланган, бер  гектарга 13,7 килограмм чамасы. «Бу Министрлык фаразына карата 19,6% тәшкил  итә», — дип төгәлләштерде   Ирек Садыйков,  узган  ел  бу  чорга    бер гектарга  5,8 кг  тупланган  булган,  быел  19,5 кг –га  күбрәк.

Минераль  ашламалар  тупланышы  буенча  Зәй  районы  алда  бара,    42,9 кг тупланган, ягъни  61,3%. Сарман һәм Тәтеш районнары хуҗалыклары да  актив  эш  алып барала,  аларның һәркайсында гектарга 34,9 кг исәбеннән  тупланган  (49,8%).

Минераль  ашламалар  һәр гектарга 20 килограммнан артык  тупланган  районнар  арасында - Алексеевск, Азнакай, Әтнә, Саба һәм Әлки  районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International