Алексеевск муниципаль районында игенчелек һәм терлекчелек тармакларының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Алексеевск муниципаль районында “Авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  нәтиҗәлелеген  арттыру  резервлары”  темасына зона семинар-киңәшмәсе  узды. Аны  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  үткәрде. 

Чарада Аксубай, Алексеевск, Әлки, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа  Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән  һәм  Чистай муниципаль районнары   башлыклары  һәм  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  җитәкчеләре,  эре  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  һәм  инвестор-компанияләр җитәкчеләре  катнашты. 

 «Игенчелек  тармагын  үстерүнең  нәтиҗәлелеген  арттыру    резервлары” темасына  нотык  белән  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры урынбасары Илдус Габдрахманов  чыгыш  ясады.  Чыгышында ул катнашучыларны тармак икътисадының   торышы,  игенчелек  продукциясен  җитештерүнең  динамикасы белән таныштырды.   Чыгышында  ул  игенчелекнең    нәтиҗәлелеге  орлыкчылыкның  оптималь структурасына, уңыш булдыру өстендә  эшләүгә,  технологик  дисциплинага һәм авыл  хуҗалыгы  кадрларына бәйле, дип ассызыклады. 

«Быел  республикада    3,9 млн тонна  ашлык  җыелды,  2,1 млн тонна  -  шикәр  чөгендере,     терлекләр  өчен    1,6 млн  тонна  азык әзерләнде.     2018  елда  фаразлар  буенча  тулаем   ашлык  җыемы     7,3 млн. тонна  тәшкил  итә.  Быел  игенчелек  тармагының  табышлылыгы  14,3%  булды»,  – диде   Илдус Габдрахманов.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры  урынбасары  шулай  ук  ашлык   җитештерү буенча  уңышлы   эшләүче районнарны  атап  китте.  Алдынгы  районнар  арасында Алексеевск, Әлки, Әтнә, Зәй, Нурлат, Сарман муниципаль  районнары. Мәс., Алексеевск  районында «Родина»  күмәк  хуҗалыгы  ашлык  җитештерү  буенча актив  эш алып  бара.   

 «Чәчүлекләр структурасында бөртекле һәм кузаклылар арасында  культураларның  тәкъдим  ителгән  чагыштырма  күләме    5% тәшкил  итә,  майлы  культуралар – 5 -10 %», -  диде  министр урынбасары   Илдус Габдрахманов.

Чыгышының  азагында  ул  алдагы  елга  түбәндәге  бурычлар  куелуын  санап  китте:     җитәрлек  күләмдә   минераль ашламалар  кертүә,     финанс ресурларына   ихтыяҗны  билгеләү,  РФ һәм ТР бюджетларыннан финанслау,  ел  йомгаклары буенча баланс комиссиясен уздыру, һәр хуҗалык  кысаларында чәчүлекләр  структурасын  эшләү,  хезмәт  өчен  кызыксындыру  түләүләрен  гамәлгә кертү.

Аннары  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Нәҗип Хаҗипов  авыл  хуҗалыгы  оешмаларының  һәм  крестьян - фермер хуҗалыкларының   терлекчелек  тармагына  анализ  ясады.   Үз чыгышының  барышында  министр  урынбасары  сөтчелек  тармагында  югары  күрсәткечләргә  ирешкән  иң яхшы  районнарны   атап  китте.   Беренче  унлыкка   Түбән Кама һәм Әлки    муниципаль  районнары керә.

Министр  урынбасары  фикеренчә,  югары  җитештерү  күрсәткечләренә  бары  тик  сөт  терлекчелегенең  нәтиҗәлелеген  арттыру   резервларын  актив  куллану  аркасында  гына  ирешергә  мөмкин.  Бу,  аерым  алганда,   тармакта  югары  технологияле  проектларны  гамәлгә ашыру,   сөт  күп бирә торган  сыерлар  булган  яңа  заманча  сөтчелек  комплекслары  төзү, терлекләрне  дөрес баланслы  азык  белән  тукландыруны  оештыру.   

Чыгышын  йомгаклап,    Нәҗип  Хаҗипов  киләсе  елга  беренчел  чираттагы  бурычларны  билгеләде:  кышкы  чорда  терлекләрне  ашату  һәм  карау  буенча  алдынгы  тәҗрибәне  алмашу  турында  укулар  оештырырга,       хәзерге  заман видеоконтроль  һәм  элемтә  стистемаларын   кулланып,  видеокамера  һәм челтәр телефоннарын  да  кертеп,  терлекләрне  ашату  һәм  карау  технологиясен  шәхси  контрольгә  алырга,    туклыклы  катнаш  азык  җитештерүне  оештырырга,   алдынгы  хуҗалыкларга  азык  әзерләү  үзәкләрен  булдыруны  һәм  куллануны  тәкъдим  итәргә,   сөт терлекчелеген  протеин  белән  тәэмин  итәргә  һәм  2019 елда  югары  аксымлы  культуралар  чәчү мәйданын  арттырырга. 

Киңәшмә азагында  Марат  Әхмәтов,  катнашучыларга  мөрәҗәгать итеп:   «Безнең  очрашулар  терлекчелектәге  һәм игенчелектәге  хәлләрне үзгәртер,  дип ышанам. Сөт  терлекчелеге  даими  игътибар  таләп  итә,  ә  игенчелеккә  килгәндә,  биредә  төп  бурычларның  берсе    – башка  еллардагы  караганда  әзрәк    корылыкка  бәйле  булуга  ирешү», -  диде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International