Тукай муниципаль районында авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча республика семинар-киңәшмәсе узды

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

 Бүген Тукай  муниципаль районында  “Авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  нәтиҗәлелеген  арттыру  резервлары”  темасына     зона  семинар-киңәшмәсе  узды.  Аны  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  үткәрде. 

 Чарада   Әгерҗе,   Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә,  Алабуга,   Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Ютазы муниципаль  районнары  башлыклары,  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары, эре авыл хуҗалыгы оешмаларының, инвестор-компанияләрнең җитәкчеләре  катнашты.  

«2019 елга  игенчелек тармагын үстерүнең нәтиҗәлелеген  арттыру    резервлары” темасына нотык белән Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Илдус Габдрахманов  чыгыш  ясады.  Чыгышының  башында    ул  катнашучыларны  ашлык  һәм  үсемлекчелек  продукциясе җитештерүнең  торышы,  ашлык    җитештерүнең  динамикасы, тармак  икътисадының  торышы белән таныштырды.  

«Быел  республикада 3,9 млн тонна  ашлык  җыелды,  2,1 млн тонна  -  шикәр  чөгендере, терлекләр  өчен 1,6 млн  тонна  азык әзерләнде. 2018 елда  фаразлар  буенча  тулаем ашлык  җыемы 7,3 млн. тонна  тәшкил  итә», – диде   Илдус Габдрахманов.

«Быел  республикада    3,9 млн тонна  ашлык  җыелды,  2,1 млн тонна  -  шикәр  чөгендере,     терлекләр  өчен    1,6 млн  тонна  азык әзерләнде.     2018  елда  фаразлар  буенча  тулаем   ашлык  җыемы     7,3 млн. тонна  тәшкил  итә», – диде   Илдус Габдрахманов.

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  шулай  ук  ашлык   җитештерү   буенча  уңышлы   эшләүче районнарны  атап  китте. Беренче  өчлектә       - Сарман, Зәй  һәм  Тукай муниципаль  районнары. Мәс.,  Сарман  муниципаль  районында  ашлык  уңышы  буенча  актив  эшләүче  хуҗалыклардан:    "Сарман" АФ” ҖЧҖ    - 36,9 ц/га,  "Җәлил" АФ” ҖЧҖ -  31,9 ц/га  һәм "Туган як" АФ”  ҖЧҖ - 28,8 ц/га.

 Илдус  Габдрахманов  катнашучыларның  игътибарын  азык    структурасына  юнәлтте.  Аның  әйтүенчә,   азык   структурасының  70%ы     күпьеллык  үләннәргә бәйле   (шартлыча  бер  башка  - 0.9 га  (187 кг), берьеллык  үләннәргә  - 13-15% (рапс – бер  сыерга  -  0,5 га)  һәм  кукурузга   - 15-17 % (шул  исәптән  орлык  кукурузына  – бер  сыерга  - 0,5 га).

Чыгышында  ул  игенчелекнең    нәтиҗәлелеге  орлыкчылыкның  оптималь структурасына, уңыш булдыру өстендә  эшләүгә,  технологик    дисциплинага һәм авыл  хуҗалыгы  кадрларына бәйле, дип ассызыклады. 

Илдус Габдрахманов киңәшмәдә  катнашучыларга   дымны   саклауның   мөһимлеген  искәртте.  Аныңча,  кырлардагы  дымның  сакланышы  сөрүлек җирләренең  тирәнлегенә,  эшкәртү  ысулларын  дөрес  куллануга  бәйле.  

Чыгышының  азагында  ул  алдагы  елга  түбәндәге  бурычлар  куелуын  санап  китте:     җитәрлек  күләмдә   минераль ашламалар  кертүә,     финанс ресурларына   ихтыяҗны  билгеләү,  РФ һәм ТР бюджетларыннан финанслау,  ел  йомгаклары  буенча   баланс  комиссиясен  уздыру,  һәр  хуҗалык  кысаларында  чәчүлекләр  структурасын  эшләү,  хуҗалыклар  җитәкчеләренә  кадрлар  белән  тәэмин  итү  буенча  оператив  эшләргә һәм  квалификация  күтәрү  максатларында  Казан дәүләт  аграр  университетына  агрономнарны  укырга  җибәрүне  оештырырга.

Аннары  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Нәҗип Хаҗипов  авыл  хуҗалыгы  оешмаларының  һәм  крестьян - фермер хуҗалыкларының   терлекчелек  тармагына  анализ  ясады.  

Үз чыгышының  барышында  министр  урынбасары  сөтчелек  тармагында  югары  күрсәткечләргә  ирешкән  иң яхшы  районнарны   атап  китте.  

«Тукай  районы,  7  пунктка  күтәрелеп,  рейтингта    23 урында  тора.   Район системалы  рәвештә  сәнәгати    технологияләргә  күчә.   Бүген тәүлеклек  савым   – 69 тонна,  бу  узган  елга  караганда    17 %ка  күбрәк.  Бер  сыердан    савым  -  13,7 кг. Савым  буенча  алдынгы  хуҗалыклар  -  “Ирек”  ПК– 22 кг/   Сәйдәшев АХП  -17 кг  һәм  «Р-Агро» ҖЧҖ -16,8 кг», - дип  билгеләп  үтте   Нәҗип Хаҗипов.

Чыгышын  йомгаклап, Нәҗип  Хаҗипов  киләсе  елга  беренчел  чираттагы  бурычларны  билгеләде:  кышкы  чорда  терлекләрне  ашату  һәм  карау  буенча  алдынгы  тәҗрибәне  алмашу  турында  укулар  оештырырга,       хәзерге  заман видеоконтроль  һәм  элемтә  стистемаларын  кулланып,    терлекләрне  ашату  һәм  карау  технологиясен  шәхси  контрольгә  алырга,    туклыклы  катнаш  азык  җитештерүне  оештырырга,   алдынгы  хуҗалыкларга  азык  әзерләү  үзәкләрен  булдыруны  һәм  куллануны  тәкъдим  итәргә,   авыл  хуҗалыгы  продукциясенә     бәяләр  вәзгыятен  истә тотып,  яңа  сөтчелек  фермаларын  төзүне һәм  гамәлдәгеләрен модернизацияләүне  дәвам  итәргә.  

Киңәшмә азагында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Марат  Әхмәтов аграрийлар  алдына  бурычлар  куйды.  “Сезнең һәркайсыгызда үз мөмкинлекләреннән чыгып реаль эшләрлек эш  планнары булырга тиеш. Бүгенгә терлекчелек тармагының иң мөһиме мәсьәләләре – җылы сулы улаклар булдыру, мастит,тояк авырулы сыерларны тәртипкә салу,терлекнең рационына балансланган азык кертү. Игенчеләккә килгәндә, сезнең алда  туфракта мөмкин  кадәр  күбрәк  дым саклап калу бурычы тора”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International