Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2018 елда бакчачылык ширкәтләре объектларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды

2018 елның 14 декабре, җомга

Министрлыкта  2018 елда  бакчачылык  ширкәтләрендә  инженерлык    инфраструктурасы  объектларын  капиталь  ремонтлау  һәм  реконструкцияләү   эшләренә  йомгаклар  буенча  видеоконференция режимында   киңәшмә  узды Киңәшмәне  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов  үткәрде. 

Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы   депутаты   Валерий Власов, Татарстан  Республикасы Бакчачылар  берлеге  рәисе    Владимир Дейнекин, министрлыклар  һәм    26  муниципаль берәмлектән    ведомстволар  вәкилләре  катнашты. 

Бүгенге  көнгә   «Татарстан  Республикасы Газлаштыру  фонды» ДКУ  7  муниципаль районда  коммерциягә  карамаган  98  бакчачылык  ширкәтендә  техник  су  белән  тәэмин  итү  объектларына   капиталь   ремонт ясады:   48 резервуар,    20 скважина буенча  эшләр  башкарылды,  шулай  ук  177 бакчачылык  ширкәтендә (СНТда)  көнкүреш  калдыкларын  җыю  һәм  чыгару  өчен     130  мәйданчык  урнаштырылды,   69 бункер  һәм   41 контейнер сатып  алынды. 

 “Татарстанның башюлтранс”  ДУ («Главтатдортранс» ГУ)   8 муниципаль районда  65  бакчачылык  ширкәтенә 26,3 км керү  юлларын  ремонтлады.    Эшләр  100% башкарылды.

Татарстан  Республикасының  «Электр челтәрләре» ДУП 9 муниципаль районда 78  бакчачылык  ширкәтендә    реконструкция эшләрен  башкара.      Эшләр  бу  елның  22   декабренә  тәмамланырга  тиеш. 

Эчке  инфраструктура  объектларын   ремонтлау  буенча   2018  елда  финанслашу  программасына    5  муниципаль районнан    14 бакчачылык  ширкәте  кертелгән,  шул  исәптән    Югары  Ослан  районында  – 5 бакчачылык  ширкәте,  Биектау  районында     – 4 бакчачылык  ширкәте, Лаеш  районында   – 1 бакчачылык  ширкәте, Питрәч районында   – 2 бакчачылык  ширкәте, Тукай  районында   – 2 бакчачылык  ширкәте һәм  Казанда   – 4 бакчачылык  ширкәте.

Министрлык  тарафыннан  2019  елда  тышкы  инженерлык   инфраструктурасы буенча  эшләр  башкаруга  550  млн.  сум  күләмендә  акча  бүлеп  бирү  турында   күрсәтмә  проекты  эшләнде һәм    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинеты раславына  җибәрелде. 

Киләсе  елга  22 муниципаль районда  техник  су  белән  тәэмин  итү  объектларын  капиталь  ремонтлау  һәм  көнкүреш  калдыкларын  җыю  һәм  чыгару  өчен  мәйданчыклар  төзү  планлаштырыла  (154 бакчачылык  ширкәтендә  техник  су  белән  тәэмин  итү  объектларында  эшләр  башкарылачак  һәм  120 бакчачылык  ширкәтендә    көнкүреш  калдыкларын  җыю  һәм  чыгару  өчен  мәйданчыклар   булдырылачак).      15  муниципаль районда   54 бакчачылык  ширкәтендә  аларның  чикләренә  кадәр  керү  юллары  ремонтланачак,  53 бакчачылык  ширкәтендә  электр челтәре хуҗалыгы    объектларын  реконструкцияләү  эшләре  башкарылачак.

2019  елда  шулай  ук  бакчачылык  ширкәтләренең  эчке  инженерлык    инфраструктурасын  ремонтлау  һәм реконструкцияләү  буенча   эшләр  дәвам  итәчәк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International