Буа шикәр заводында 2018 елда 79369 тонна шикәр җитештергәннәр

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Буа шикәр  заводында  бу  сезонда  узган  елга  караганда  8 мең  тонна  артык  шикәр җитештергәннәр.  Бу  хакта  «Татар-информ» мәгълүмат  агентлыгына    «Буа  шикәре» ҖЧҖеннән хәбәр иткәннәр. 

Шулай итеп, предприятиедә  сезон башыннан бирле 79369 тонна шикәр  әзерләгәннәр,  бу узган елның шушы чорына караганда  8050 тоннага  күбрәк.  

«Заводта тәүлек эчендә 5-6 мең тонна чимал эшкәртелә, шикәр чөгендерен  шушы көннәрдә, ягъни 10 декабрьгә кадәр, эшкәртеп  бетерергә  уйлыйбыз», —  дип төгәлләштерделәр предприятиедә, бу  көнгә биредә 459 мең тонна  татлы тамыр эшкәртелгән.

Быел «Буа шикәре» ҖЧҖендә 495,2 мең тонна шикәр чөгендере  эшкәртелгән, бу узган елга караганда 60,9 мең тоннага азрак. Заводка чөгендерне Буа, Апас, Тәтеш, Кайбыч, Чүпрәле  районнарыннан, шулай ук  күрше Ульян өлкәсеннән ташыдылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  мәгълүматы  буенча, 5 декабрьгә Буа, Зәй, Нурлат шикәр заводларында  1389,6 мең тонна чөгендер эшәкртелгән, бу узган елның шушы чорына  караганда 189,5 мең тоннага азрак.  Бу предприятиеләрдә 225 мең тонна  шикәр әзерләнгән, узган ел - 231,5 мең тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International