Минзәләдә волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

2018 елның 29 ноябреннән 2 декабренә кадәр Минзәлә шәһәрендә авыл  районнарының хатын-кызлар һәм ирләр командалары арасында волейбол  буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. 

Ярышларда республиканың 19 муниципаль районыннан иң көчле  командалар катнашты. Барлык катнашучылар 200ләп кеше иде.    

Ирләр арасында команда зачетында 1 нче урынны Саба районы алды, 2 нче  урынны – Минзәлә районы һәм 3 нче урынны – Буа  районы.  

Хатын-кызлар  арасында  команда  зачетында  1  нче  урынны      Мамадыш  районы  алды,  2  нче  урынны  – Сарман  районы  һәм  3  нче  урынны   – Буа  районы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International