Татарстанның Кайбыч районында рапс мае җитештерү буенча завод төзүне планлаштыралар

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Татарстанның  Кайбыч   районында  рапс  мае  җитештерү  буенча  завод  төзүне  планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына  районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы Фиргать  Басыйров хәбәр итте.  Аны Олы Подберезье авылында төзергә уйлыйлар.  

Яңа комплекс  “Подберезье” агрофирмасы» ҖЧҖ  базасында  төзеләчәк. Яңа  предприятиенең  куәте  тәүлеккә  12  тонна  рапс  орлыгын эшкәртерлек  булачак. Биредә салкын сыктыру юлы белән рапс мае һәм аның сыгынтысын  җитештерү күздә тотыла.  

«Җайланманы көйләү -  2019  елның  язына  таба,  ә  җитештерүне  эшләтә  башлау октябрь аена планлаштырыла», - диделәр “Подберезье” агрофирмасы» ҖЧҖендә.  Якынча  исәпләүләр буенча, әлеге проект 14,5 млн сумга төшәчәк. 

Фиргать Басыйров әйтүенчә, «Подберезье» хуҗалыгы, үсемлекчелек  продукциясен җитештерү белән бергә, эшкәртү белән дә шөгыльләнә.  Биредә көнбагыш мае, җитен мае, берничә төрле он җитештерәләр һәм  саталар. Яңа завод хуҗалыкка авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү  күләмнәрен шактыйга арттырырга ярдәм итәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International