Идел буе федераль округы РФ субъектларының башкарма хакимият органнары ассоциациясенең киңәйтелгән утырышы узды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм  мөлкәт мөнәсәбәтләре  министрлыгында  Идел буе федераль округы РФ субъектларының җир һәм мөлкәт  мөнәсәбәтләре  өлкәсендә  башкарма  хакимият органнары ассоциациясенең  киңәйтелгән  утырышы  узды. Анда  әлеге  органнарның  һәм  дәүләт  кадастр  бәяләве үзәкләренең  җитәкчеләре  катнашты. 

Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  җир  һәм  мөлкәт  мөнәсәбәтләре министрының  беренче урынбасары Артур Галиев, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  җир  һәм  мөлкәт  мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин,  Росреестрның  Татарстан  Республикасы идарәсе  җитәкчесе  урынбасары    Артем Костин, Россельхознадзорның  Татарстан  Республикасы идарәсе  башлыгы  урынбасары Евгений Иванов, «Дәүләт кадастр  бәяләве  үзәге» ДБУ җитәкчесе Елена Хамзина, “Җир” РКҮ («Земля» РКЦ)   ҖЧҖенең  башкарма  директоры  Георгий Яшков, Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр  берлегенең  башкарма   директоры    Олег Булгаков  катнашты.  Шулай  ук  утырышта Пенза өлкәсенең  Дәүләт  мөлкәте  департаменты башлыгы  Андрей Кудинов, Башкортостан республикасының  җир  һәм  мөлкәт  мөнәсәбәтләре  министры   Олег Постовалов,  Пермь  краеның  «Техник  инвентаризацияләү  үзәге» ДБУ техник  директоры    Андрей Штейнов бар  иде. 

Утырышта   максатчан  файдаланылмый  торган  авыл  хуҗалыгы җирләрен  тартып алу  механизмын  камилләштерү,  кадастр  бәяләвен  уздыру  һәм  аның  буенча  дәгъвалау,  шулай  ук  башка  мәсьәләләр  каралды.  

Максатчан  файдаланылмый  торган  авыл  хуҗалыгы җирләрен  тартып алу  механизмын  камилләштерү мәсьәләсе  буенча  Татарстан Республикасы  җир  һәм  мөлкәт  мөнәсәбәтләре министрының  беренче    урынбасары    Артур Галиев  чыгыш  ясады.   Кадастр  бәяләвен  уздыру  һәм  аның  буенча  дәгъвалау  турында  Пенза  өлкәсенең  Дәүләт мөлкәте департаменты башлыгы  Андрей Кудинов, Башкортостан  республикасының  җир  һәм  мөлкәт  мөнәсәбәтләре  министры Олег Постовалов һәм  Пермь  краеның    «Техник  инвентаризацияләү үзәге» ДБУ техник  директоры Андрей Штейнов  сөйләделәр.

Фикер  алышуда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  җир  һәм  мөлкәт  мөнәсәбәтләре бүлеге  башлыгы    Александр Дружин  катнашты.  Ул  гамәлдәге  законнарның   аерым  өлешләренә  үзгәрешләр  кертү  турында  тәкъдимнәр  белән  чыкты,  алар  түбәндәгеләргә  кагылышлы: милек  рәвешләренә  бәйсез  рәвештә,  аренда  срогын  кимендә  5 елга  озайту,  дәүләт  һәм  муниципаль ихтыяҗлардан  тыш,  авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләрне  кабат  сату,     дәүләт   һәм  муниципаль җирләрне  милеккә  һәм  арендага  бирү  шартлары (әлеге  территориядә  яшәү,  җайланмалар  булдыру, күнекмәләр,  техника  булу),      Россия  төбәкләренә   сәүдәләр  оештыру  тәртибен  һәм  шартларын  билгеләү  буенча  вәкаләтләр  тапшыру,  файдаланмаган  җирләрнең  билгеләрен  ачыклау  мәсьәләләренә  кагыла.   Шулай  ук  294-ФЗ  номерлы    Федераль законга  түбәндәге  үзгәрешләр  кертү  буенча   тәкъдимнәр каралды:  файдаланылмаган  җирләрне    3  елга  1  мәртәбә  тикшерү срогын  юкка чыгару,   авыл  хуҗалыгы  җирләренең   кадастр  бәясен билгеләүне    аларның  керем  ысулына уңдырышлылыгыннан  чыгып үзгәртү   (мәс.,  сөрүлекләрнең,  печәнлекләрнең  һәм болыннарның  кадастр  бәясе  бертөрле,  ә бит  1  га  сөрүлек  җиреннән  тулаем  уңыш  табигый  азык  җирләренә  караганда  2-4  тапкыр  артык). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International