Татарстан сөт сату күләмнәре буенча алдынгылар арасында

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча  2018  елның  19  ноябренә     авыл  хуҗалыгы  оешмалары  тарафыннан  тәүлеклек  сөт сату  күләме    40,4 мең  тонна  тәшкил  итте, бу  узган  елның  шушы  чорына  караганда   4,5%ка күбрәк    (2017 елда   – 38,7 мең тонна).

Авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  бер  сыердан  уртача  тәүлеклек  савым  -  14,51 кг,  бу  узган  елга  караганда    0,87 кг-га  күбрәк. 

Тәүлеклек  сөт  савымы  буенча  лидер  төбәкләр  арасында    Ленинград, Калуга, Киров, Белгород, Калининград һәм  Владимир өлкәләре, Краснодар  крае, шулай  ук  Кырым һәм  Карелия  республикалары  оешмалары  бар. 

Тәүлеккә  иң  күп  күләмдә  сөт  сатуга  ирешкән  төбәкләр  арасында    Татарстан  Республикасы, Алтай  һәм  Краснодар крайлары,  Киров, Воронеж, Ленинград, Свердловск, Мәскәү,  Белгород  һәм  Новосибирск өлкәләре,   Удмуртия Республикасы  бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International