Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды

2018 елның 17 ноябре, шимбә

Бүген  Татарстан  башкаласында  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сату  ярминкәләре  узды.   Ярминкәләрне  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрының  беренче урынбасары  Николай Титов, министр урынбасарлары,   АПК бүлекчәләре җитәкчеләре  йөреп чыктылар. Алар  китерелгән  продукциянең    ассортименты һәм аларга  бәяләр белән  таныштылар.    

Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренә  шәһәр  халкы бик  теләп  йөри.  Казанда  ярминкәләр 11  мәйданчыкта  узды.  Аерым  алганда,    Вахитов  районында -   Теләче  районы,   Идел  буе  районында   - Алексеевск  районы,  Авиатөзелеш  районында Питрәч  муниципаль районы    авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре,  фермерлары  үз  продукциясен  сатты.  Яңа  Чишмә һәм  Спас  муниципаль районнары  вәкилләре  Яңа  Савин  районы  халкын  сөендерделәр. 

 Киров районында  Чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин   ур., 20) Чүпрәле муниципаль районы җитештерүчеләренең   авыл хуҗалыгы продукциясен  сатып  алырга  мөмкин иде,    ә  «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы    мәйданчыкта   (Краснококшайский ур., 152/2) Тәтеш муниципаль районы авыл  хезмәтчәннәренең продукциясе сатылды.  

 «Казан» агросәнәгать комплексы»  ААҖ (Аграрный ур., 2) ярминкә мәйданчыгы территориясендә    Мамадыш, Арча, Апас һәм Балтач муниципаль районнары   авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең  продукциясе  сатылды.   

Шәһәр  халкы  шулай ук Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары  ягыннан Мәскәү базары янындагы  мәйданчыкта  (Шамил Усманов ур., 1)   «Яратель»  кошчылык  фабрикасы,   «Казан тегермәне» ҖЧҖ,   «Буа  шикәре»  ҖЧҖ, «Майский» ТК” ҖЧҖ  һәм   «РАЦИН» АҖ  вәкилләренең  продукциясен    сатып  алды.    

 Казанда  яшәүче   Фәнис Габделганиев: «Мин һәрвакыт  бу  ярминкәләрне  көтеп  алам  һәм аларга  бик  теләп  йөрим.  Монда  җаның  ни  тели  тели,  барысын  да  сатып  алырга  мөмкин!  Иң  мөһиме   – качественная продукция наших татарстанских производителей».

Моннан тыш,  авыл хуҗалыгы продукциясен сату   Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский  поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырылды.

Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырылды: Габдулла  Тукай  Яр буе  ур., 16 (”Төзүче” стадионы”),   «Южный»   агросәнәгать  паркында  (Әхмәтшин ур., 115) һәм Ипподром  территориясендә   (Автозавод районы,  Чулман проспекты).  Биредә  Татарстан  Республикасы    кулланучылар  кооперациясе  оешмалары  берлеге  киң  ассортиментта  үз  продукциясен   тәкъдим  итте.  

Гомумән алганда,  Татарстан  Республикасы башкаласына    3441,5 тонна  сөт  продукциясе,  1363,2 тонна икмәк  һәм   кондитер  әйберләре,   691,9 тонна  йомырка  китерелгән. 

Ярминкәләргә  барысы    45 млн. сөмлык  продукция  китерелгән.  Авыл  хуҗалыгы продукциясен     570 машина  төяп  килгән. 

Һәр мәйданчыкта  шикәр,  шикәр  комы,  он,  үлчәүле  сөт,   «Касымов» АҖенең  сөт  продукциясе,    «Зеленодольск сөт  эшкәртү  комбинаты» АҖенең һәм  Балтач  май-сөт  комбинаты продуктлары,  ит,  шулай  ук  «Майский» теплица   комбинаты”  ҖЧҖ   яшелчәләре бик  күп сатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International