Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр

2018 елның 16 ноябре, җомга

17  ноябрьдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  агросәнәгать комплексының  яшь хезмәткәрләре  арасында «Һөнәре  буенча  иң яхшы» һөнәри осталык конкурсында  җиңүчеләрне  бүләкләү  тантанасы  узачак,  чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары -- Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов һәм  Татарстан  Республикасы яшьләр  эшләре  министры    Дамир  Фәттахов  катнашалар.   

Конкурс иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларның һөнәри осталыгын арттыру,  авыл хуҗалыгы  хезмәткәрләренең абруен күтәрү максатында уздырыла. 

Конкурс Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк  иҗтимагый  оешмасы  белән  берлектә  оештырылды.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International