«Агрокөч» холдингында көнбагыш уңышы 83,6% мәйданда җыелган

2018 елның 16 ноябре, җомга

 «Агрокөч»  холдингында  көнбагыш  уңышы     83,6%  мәйданда  җыелган.   2018  елда   бу  культураның  гомуми мәйданы   14 мең  гект ардан  артып  китә.  Бүгенгә     3 576 764 центнер  уңыш  җыелган, 25 169 тонна  суктырылган,  бер  гектардан  уртача   уңыш   21,24 центнер   тәшкил  итә. 

 «Яңа  авыл  хуҗалыгы  сезонында  урып-җыю   кампаниясе өзлексез  бара,  дымлылык  күрсәткечләре  дә  эталонга  якын.    Файдаланылмаган  калдыклар  күләме  узган  елга  караганда  азрак.    Бу  җитештерү  мәйданчыкларында  көнбагыш  1  мең  тоннадан  артык  кабул  ителә һәм  ул  тулысынча  холдингның  үз  элеваторларында  башкарыла.   Һава  шартлары  комачауламаса,  көнбагышны  ноябрь  азагына  тулысынча  җыеп  бетерергә  уйлыйбыз», – дип  сөйләде    “Агрокөч” АҖ енең  СЗР  һәм  орлыкчылык  буенча  баш   технологы     Булат Шакиров.

Ноябрьдә  «Агрокөч» холдингы   ашлык  саклау  өчен  Идел  буенда  иң     зур    элеватор  эшләтә  башлады.   Төрле  агрокультураларны  кабул  итү,  саклау,  чистарту  һәм  киптерү  буенча  яңа   комплексның  җитештерү  куәте       150 мең  тоннага  исәпләнгән.

Элеваторда  ягыла  торган  ике  киптерү  блогы  бар,  биредәге  һава  киптерү  камерасына  ут  турыдан-туры  кермичә  җылытыла,  бу  исә  продуктның  яну  мөмкинлегенә юл куймый. Мондый  киптерү  камералары  майлы культураларны  киптерү   өчен  билгеләнгән.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International