2018 елның 12 ноябреннән 16 ноябренә кадәр республика районнарында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча АПК оешмалары арасында конкурслар уза.
Чарада Министрлык белгечләре, районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре, Дәүләт техника күзәтчелегенең Татарстан Республикасы районнарындагы идарәләре инспекторлары катнаша.
Тикшерү барышында Комиссия республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлык җыю һәм азык җыю комбайннарының, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының торышын, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауның барышын, машина-трактор паркларының торышын һәм хезмәтне саклау дәрәҗәсен бәяли.
Мәсәлән, Нурлат муниципаль районында АПК оешмалары арасында беренче урынны Сөләйманов А.И. КФСы алды, икенче урынны - «Южная» АФ» ҖЧҖ.
Аксубай муниципаль районында иң яхшылар дип "АксуАгро» ҖЧҖ, "Аксубай» агрофирмасы” ҖЧҖ һәм КФХ Никитин А.А крестьян - фермер хуҗалыгы танылдылар.
Арча муниципаль районында беренче урынны «АЮ» агрофирмасы” ҖЧҖ алды, икенче урынны - «Возрождение»” агрофиромасы” ҖЧҖ.
Саба муниципаль районында 1 нче урында - «Игенче» ҖЧҖ, 2 нче урында - «Симет» ҖЧҖ, 3 нче урында - «Курсабаш» ҖЧҖ, «Саба» бр. Мичан ҖЧҖ.
Яңа Чишмә муниципаль районында беренче урынны "Агро-Основа" ҖЧҖенең Шахмайкино бүлекчәсе алды, икенче урынны - "Козлова М.И." КФХ.
Әтнә муниципаль районында беренче урынны Ленин ис. нәсел заводы-АХҖК алды, икенче урынны - “Тукай” ҖЧҖ.