Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү буенча конкурс игълан итә

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы яңа  эшли  башлаган  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының  матди-техник  базасын  үстерүгә  грантлар  бирү     буенча   конкурс игълан итә.  

Гаризалар  һәм документлар  2018  елның 15 ноябреннән    14 декабренә  кадәр  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белгечләре  тарафыннан  түбәндәге  адрес  буенча  кабул  ителә:    Татарстан  Республикасы,  Казан шәһәре,   Федосеев ур.,  36 йорт, 3 нче  кат, 309 каб.  Кабул  итү  эш көннәрендә  9.00 сәгатьтән  16.00 сәгатькә кадәр  башкарыла.  

Грантлар  бирү  тәртибе  турындагы  мәгълүмат  һәм  документлар  формалары  биредә  урнаштырылган:  http://agro.tatarstan.ru/rus/razvitie-materialno-tehnicheskoy-bazi.htm, бүлек – «Фермерларга,  авыл  хуҗалыгы  кооперативларына  грантлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга   субсидияләр»  бүлеге,  бүлекчә – «Авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының  матди-техник  базасын  үстерү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International