Сарман муниципаль районында «Яшь профессионаллар» Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты башланды

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  АПКны   инженер-техник  тәэмин  итү  бүлеге  башлыгы    Ришат Булатов, Сарм ан  муниципаль районы  Башкарма  комитеты җитәкчесе    Әлфис Мөхәммәтгәрәев, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Альберт Шәрипов  катнашты.   

Конкурста  катнашучылар  эш урыннарының  техник яктан яхшы  җиһазлануын,  ярышларның  бик  әйбәт  әзерләнүен  билгеләп  үттеләр.    Ярышларны   техник яктан  әзерләүгә    «Агрокөч» ЯАҖ, («Зәй шикәре») ЯАҖ,  «Кукмара  аграр көллияте» ДАҺБУ ярдәәм  иткән.

«Соңгы  ун  елда   механизатор  һөнәренә  игътибар артты,  аңа  таләпләр  дә үзнәрде.   Техника бик  яңарды,  электроника  күбәйде,  механизмнар  белән  идарә  итү    компьютерлаштырылды,  шуңа  күрә  аларда  эшләү  күп белем  һәм күнекмәләр  таләп  итә.    Механизаторның  абруе  елдан-ел  арта.  Бүген  биредә  иң  яхшылар  ярыша,  калганнары  сезгә  тигезләнергә  тиеш  була.  Сезгә  уңышлар  һәм яңа  җиңүләр   телим!» -  дип, билгеләп  үтте  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов.

Челтәр  этабында  җиңүчеләр 3  көн  түбәндәге     модульләр  белән  ярышалар:  «Джон Дир 8335R тракторындагы  электр  җайланмаларының  техник  ватыклыгын билгеләү  һәм аларны  төзәтү», «МТЗ-1221.1 тракторының  Д-260.2 двигателендәге  ватыкны  төзәтү,  ПФР-145 пресслау  агрегатын  җыю,  көйләү», «Агронавигатор» нигезендә  “төгәл игенчелек» технологияләрен  куллану», «Әйләнмәле  сабанныдагы  ватыкны  төзәтү,  көйләү һәм агрегатлаштыру».

Узган  ике  көндә  оештыру  эшләре  башкарылды:    экспертлар һәм катнашучылар   конкурс мәйданчыгы  белән  таныштылар, биремнәрнең  үзенчәлекләре  аңлатылды.   Экспертлар  уку уздылар: конкурс  биремнәре  буенча  оештыру  семинары  үткәрелде,  этика кодексы  белән  таныштылар.   Алар  биремгә  үзгәрешләр  керттеләр,  аларны  расладылар,  бәяләү  критерийларын һәм  баллар  кую     принципларын  өйрәнделәр,    жюри төркемен  төзеделәр,   волонтёрларг  инструктаж уздырдылар.   Анары  барысы  да  хезмәтне  саклау  буенча,  янгын һәм гадәттән  хәлләр очрагындагы  гамәлләр  белән  таныштылар.       

Конкурс  йомгаклары  16  ноябрьдә   аны  ябу  тантанасында  игълан  ителәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International