РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан комитеты Татарстан Республикасы АПКсы буенча 2019-2021 елларга тармак килешүе проектын карады

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Министрлыкта  РФ агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре  һөнәр берлегенең   Татарстан  республика  комитетының  чираттан  тыш  пленумы  узды.  Аны   РФ агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре  һөнәр берлегенең   Татарстан  республика  оешмасы  рәисе    Фәридә  Гарифуллина алып  барды.

Утырышта  2019-2021  елларга  Татарстан  Республикасы АПКсы  буенча  яңа  Тармак  килешүе  проектына  тәкъдимнәр  турындагы  мәсьәләләр каралды, алар  Татарстан  Республикасы Һөнәр берлекләре  Федерациясенең XXVII (чираттан тыш) сайланулы  Конференциясенә делегатлар сайлауга  һәм Татарстан  Республикасы Һөнәр берлекләре  Федерациясе  рәисе  вазыйфасына  кандидатура  тәкъдим  итүгә   кагылышлы тәкъдимнәр иде.   .

Пленумда  катнашучылар 2019-2021  елларга  Татарстан  Республикасы АПКсы  буенча  яңа  Тармак  килешүе  проектына  һөнәр берлеге  тәкъдимнәре  буенча  фикер  алыштылар.  Фикер алышу  барышында   һөнәр берлегенең  республика  комитеты  әгъзалары   сменалы  эшләрдә  хезмәт өчен  түләү  күрсәткечләренә   һәм  хезмәт  өчен  түләү  нормаларына  аерым  игътибар  бирделәр.  Яшьләр  сәясәте  өлкәсендә  яшьләрне  авылда  калдыру  буенча  элек  кабул  ителгән  йөкләмәләрне  үтәүгә ирешү  һәм тагын  өстәмә  чаралар  күрү  хакында,  шул  исәптән  тиешле  хезмәт хакын  тәэмин  итү  һәм  торак  шартларын  яхшырту  буенча да,    тәкъдимнәр  каралды.  

Пленум  ахырында  республика комитеты   әгъзалары   Татарстан  Республикасы Һөнәр берлекләре  Федерациясенең XXVII (чираттан тыш) сайланулы  Конференциясенә делегатлар  итеп    РФ агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре  һөнәр берлегенең   Татарстан  республика  оешмасы  рәисе    Фәридә  Гарифуллинаны,   Зеленодольск   районы һөнәр  берлеге  оешмасы  рәисе     Ольга   Шилованы, «Түбән Кама  икмәк комбинаты» ААҖенең  башлангыч  һөнәр берлеге  оешмасы   рәисе   Лилия   Гатауллинаны  сайладылар.  Шулай  ук  Татарстан  Республикасы Һөнәр берлекләре  Федерациясе  рәисе  вазыйфасына бертавыштан Татарстан  Республикасы Һөнәр берлекләре  Федерациясе  рәисе урынбасары   Татьяна  Васильева     кандидатурасы  тәкъдим  ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International