Министрлыкта техниканы кышкы саклауга кую буенча АПК оешмалары арасында конкурс уздыру мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген  Министрлыкта  техниканы  кышкы  саклауга  кую буенча  АПК оешмалары  арасында  конкурс   оештыру  һәм  машина-трактор  паркын  техника ремонтлауга    әзерләү мәсьәләләре  хакында киңәшмә  узды. Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов,  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасарлары   Тәлгать  Таһирҗанов, Илдус Габдрахманов, Олег Земсков, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы,  Татарстан  Республикасы Дәүләт техника  күзәтчелеге  белгечләре,   һәм башкалар  катнашты. 

Конкурслар  Татарстан  Республикасының  муниципаль районнарында  12  ноябрьдән  16  ноябрьгә  кадәр   барачак.   Комиссия республиканың   авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә  техниканы  кышкы саклауга  куюның  торышын,  авыл  хуҗалыгы  машиналарын  ремонтлауның  барышын,  машина-трактор  паркларының  торышын  һәм  хезмәтне  саклау дәрәҗәсен  бәяләячәк. 

«Авыл  хуҗалыгы  машиналарын  сыйфатлы  саклау    – техниканы  алдагы  кыр  эшләренә  уңышлы  әзерләүнең төп  шарты,  техника тиешенчә  сакланганда  гына  аның  эшкә  яраклылыгы  югалмый һәм аны  ремонтлау  өчен  чыгымнар да  кими.  Техниканы  ремонтлау  чорында  хезмәткәрләрне  матди  кызыксындыру  чаралары  турында  да  онытмаска  кирәк,    ремонт эшләре  план-графиклар  нигезендә  башкарылырга тиеш,  бу  запас  частьләргә  һәм  энергия  ресурсларына  чыгымнарны  киметергә  ярдәм  итә”,     - дип  билгеләп  үтте  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары    Николай Титов. 

Аннары  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов,  ремонт чорының  мөһим  шартларыннан  берсе -  техниканың  кимчелекләре  турындагы  актның  булуы,  дип  билгеләп үтте.    Техникага  запас частьләрне  яңа  елга  кадәр, гадәттәгечә,  ташламалы  бәяләр  буенча  сатып алырга  мөмкин,  моннан файдаланып  калырга  һәм  заявкаларны  вакытында  бирергә  кирәк,  диде  ул.  Алдан  уйлап  эш  итә  торган  хуҗалыкларда  ремонт  эшләре  бар  куәткә  бара  инде,  дип  искәртте  Тәлгать  Таһирҗанов.

Киңәшмә  ахырында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  АПКны    инженер-техник  тәэмин  итү  бүлеге  башлыгы   Ришат Булатов катнашучыларны  «Авыл  хуҗалыгы    техникасы. Саклау  кагыйдәләре»  7751-2009 ГОСТының  төп  нигезләмәләре  белән  таныштырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International