Министрлыкта бакчачылык берләшмәләренең инфраструктурасын ремонтлауны һәм реконструкцияләүне финанслашу мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Бүген  Министрлыкта  гражданнарның  коммерциягә карамаган    бакчачылык, яшелчәчелек һәм  дача берләшмәләренең эчке  инженерлык   инфраструктурасы объектларын  капиталь ремонтлауны  һәм  реконструкцияләүне  финанслашу    мәсьәләләре буенча     киңәшмә  узды.  

Анда  министр урынбасары     Ришат Хәбипов, Татарстан  Бакчачылар  берлеге  рәисе    Владимир Дейнекин,  Иҗтимагый  совет    Дмитрий Воробьев  һәм Министрлык  бүлекләре  башлыклары  катнашты.     

Бүгенгә  көнгә    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетында  гражданнарның  коммерциягә карамаган    бакчачылык, яшелчәчелек һәм  дача берләшмәләренә аларның  территориясендә гражданнар   тарафыннан   эчке     инженерлык   инфраструктурасы объектларын,  шулай  ук   электр  чыбыкларын   (комплектлы  трансформатор ярдәмче  станцияләрен һәм   электр энергиясен исәпкә  алу  һәм  автоматлаштырылган контроль системасын ремонтлауга),  су  белән тәэмин  итү системасын,  эчке  юлларны  капиталь ремонтлауга   һәм  реконструкцияләүгә  бәйле  тотылган  чыгымнар  өлешен   Татарстан  Республикасы бюджетыннан каплауга  дәүләт ярдәме  күрсәтү  тәртибен  раслау  турында  карар проекты әзерләнгән һәм раслауны  көтеп  ята. 

Министрлык  тарафыннан  шулай  ук  2018 елда  гражданнарның  коммерциягә карамаган    бакчачылык, яшелчәчелек һәм  дача берләшмәләренең   эчке  инженерлык инфраструктурасы   объектларын  капиталь ремонтлауны  һәм реконструкцияләүне финанслашу эшләрен башкару  өчен эчке   норматив документлар эшләнә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International