Татарстанда 2018 елның 9 аенда азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә җитештерү үсеше күзәтелә, ул бүгенгә - 103,3%

2018 елның 27 октябре, шимбә

Татарстан  Республикасында  шикәр  чөгендерен  җыю  төгәлләнеп  килә.    Республика  буенча   2,1 млн. тонна чөгендер  уңышы  җыелган,  уртача  -  334 ц/га. Шикәр  заводларына    1,2 млн. тонна чөгендер  китерелгән,     130 мең тонна  шикәр  җитештерелгән. 

Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте  Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары    Николай Титов  мәгълүмат  бирде. 

Барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы   Премьер-министры   Алексей Песошин  үткәрде.

Николай Титов чыгышыннан  күренгәнчә,  кырларда    20 мең  гектарлап   кукуруз  (22 районда) җыясы  калган,   50 мең  гектардан  артык  -  көнбагыш. Бүгенгә  130 мең  тонна  көнбагыш  суктырылган,   бу  узган  елның  шушы  чорына    караганда (57,4 мең  тонна)  ике  мәртәбә  артык,  уңдырышлылык  -     17,2 ц/га (2017 елга  карата  үсеш -  2,8 ц/га).  

Туңга  сөрү  1 млн. 880 мең  га (95% ) башкарылган, шулардан  тирәнтен  -   600 мең  гектардан  артык.   12 район бу  эшләрне  тулысынча  тәмамлаган,    7 район  тәмамлап  килә. 

Аннары  министрның беренче  урынбасары 2018  елның  9  аенда  азык-төлек  һәм эшкәртү  сәнәгате  предприятиеләренең  эш  нәтиҗәләре  турында  кыскача  мәгълүмат  биреп  китте. 

Татарстанстат  белешмәләренә  караганда,  тармакта  уңай  үсеш  күзәтелә, 2017  елга  карата  җитештерү  үсеше   –   103,3%.

«Эшкәртү  предприятиеләрендә  чимал  белән тәэмин  ителештә  проблема  юк,  шул  ук  вакытта  без  авыл  хуҗалыгы  продукциясенең  шактый  өлешен  республикадан  чткә  дә  җибәрәбез, тармак  үсеш  резервларына   шактый  бай», - диде   Николай Титов.

Ул  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  кушуы  буенча  2017-2020  елларга  Татарстан  Республикасы азык-төлек  һәм эшкәртү  сәнәгате оешмаларын  техник  җиһазлау  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан   “юл картасы”  эшләнүе  һәм аның раслануы  турында  хәбәр  итте  (Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  2016  елның  18  маендагы     № 105/2-пр боерыгы).

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары  алга таба    «НЭФИС-Биопродукт»  предприятиесендә,  Казан сөт  комбинатында  бу  юнәлештә  бара  торган  эшләр  турында  сөйләде. 

Биектау  районында  да  ике  предприятие  уңышлы  эшләп  килә.  Бу  -   «Касымовский»  сөт комбинаты,  ул  быел  эремчек  җитештерү  буенча  өстәмә  корпус төзеде,  2019 елның   февралендә бу  линияне  гамәлгә  кертү  планлаштырыла.

Тагын апрель  аенда   Биектау  сөт  комбинаты  эшли  башлады. 

  Саба  сөт  комбинаты  да  сөт  эшкәртү  күләмнәрен  арттырды,  чыгарыла  торган  продукция  ассортиментын  да  киңәйтте.  

Моннан  тыш,   республикада  хуҗалыкларда  һәм авыл  хуҗалыгы  кооперативларында  сөт  эшкәртү  буенча  20дән артык  зур  булмаган    цехлар бар. 

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары Николай Титов,  республикада  җитештерелә  торган  барлык  сөтне  үзебездә эшкәртергә  кирәк,  дигән  бурычны  искәртеп  узды.     

Ул  “Зәй шикәре”  предприятиесенең  җитештерүчәнлег  турында да   әйтеп  китте.  Предприятие  Россиянең   иң зур   шикәр заводлары  бишлегенә  кергән. 

Бүген  республика  авыл  хуҗалыгы    җитештерүчеләре  продукциясенең   киң  ассортименты  сәүдә  челтәрләренә  чыгарыла , - диде  Николай Титов. –Азык-төлек  товарларына    бәяләрнең арзанлыгы  буенча  Татарстан  Идел  буе   федераль  округында   алдынгы  позицияләрре алып  тора: 1 урында  – каймак,   бодай  оны  буенча; 2 урында   – сыер  ите,  ак май, каты  һәм  йомшак  сырлар  буенча; 3 урында   – бәрәңге буенча.

“Казан” агросәнәгать  паркында да авыл  хуҗалыгы продукциясен эшкәртү күләмнәре арта.  Икмәк, күмәч  әйберләре,  үрдәк итеннән  ярымфабрикатлар, балык  ризыклары һ.б.лар әзерләнә  биредә.  

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары  шулай  ук,  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  кушуы  буенча республиканың  18  районында  агросәнәгать парклары  төзү  планлаштырылуы  турында  да  хәбәр  итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International