Министрлыкта газга күчерелгән автотранспорт чараларын йөртү буенча уку курслары узды

2018 елның 26 октябре, җомга

 «2013 – 2023 елларга  Татарстан  Республикасында  газ  ягулыгы  базарын  үстерү»  дәүләт программасын  гамәлгә  ашыру  кысаларында    22 - 26 октябрьдә  Игенчеләр  сараенда  табигый  газга  - метанга  күчерелгән  автотранспорт чараларын  йөртү һәм аларга  хезмәт күрсәтү  кагыйдәләре  буенча  машина  йөртүчеләр, техник  персонал  һәм  җаваплы  затлар  өчен  уку курслары  узды. 

Курсларда  шулай  ук  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  районнардагы  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары  һәм механизация  буенча    консультантлары,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ведомствосындагы  оешмалар  белгечләре һәм республика авыл  хуҗалыгы оешмаларының  инженерлары  катнашты. 

Курсларда  төрле  төрдәге  газларда  эшләүче   газ  баллоны җайланмасын  куллану  кагыйдәләре,  техник  хезмәт күрсәткәндә  хезмәтне  саклау  кагыйдәләре, газ  баллоны җайланмасында  эшләүче  транспорттан  файдалану кагыйдәләре өйрәнелде,  шулай  ук  газлы  баллоннарны  саклау  һәм      транспортировкалау  мәсьәләләре  каралды. 

Практик  дәресләрдә  газ  баллонында  эшли торган автотранспортны  юлга  чыгуга  әзерләү, юлларда  хәрәкәт итү  һәм маневрлар  ясау,  эш тәмамлангач,  автотранспортны  тапшыру яисә  урынына  кую  күнекмәләре  эшләнде. 

Курслар  тәмамлангач, барлык  тыңлаучылар да   квалификация  комиссиясенә  имтиханнар тапшырдылар  һәм  таныклыклар  алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International