Рөстәм Миңнеханов: авыл хуҗалыгы ярминкәләре халыкка кирәк, бу традицияне дәвам итәргә кирәк

2018 елның 20 октябре, шимбә

Республика кырларында  техник культураларны  җыюның  барышы  һәм  гадәттәге  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрен  уздыру  турында  шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте  Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов сөйләде.

Барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.

Киңәшмәдә Татарстан  Республикасы   Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Николай Титов чыгышыннан  күренгәнчә,   республикада  шикәр чөгендеренең    95%ы   – 2,1 млн. тонна  җыелган.  Бу  күрсәткеч  буенча  Татарстан РФ төбәкләре  арасында      6 нчы урында  тора.  Уртача  уңыш  -   340 ц/га. Бүгенгә  кырда  тагын  3,4 мең  га шикәр  чөгендере  казылмаган  килеш  кала  әле.  Алдагы  бер атна  эчендә  ул  җыелып  бетәчәк.    Республиканың  өч  заводы  да  өзлексез  эшли.  Тәүлеккә   17  мең  тонна  чөгендер  эшкәртелә,  3  мең  тонналап  шикәр  әзерләнә. Сезон башыннан  бирле  барысы   110  мең  тонна  шикәр  җитештерелгән.  

Шулай ук республика кырларында  кукуруз  уңышы  җыела.  Бүгенге көнгә 77 мең тонна кукуруз  суктырылган. "Көннәр әйбәт тора, ноябрь урталарына тәмамларга ниятлибез", - диде  Николай Титов. 

Быел беренче ярминкәләр 15 сентябрь көнне узды, шуннан башлап алар  һәр шимбәдә  29 декабрьгә кадәр үткәреләчәк. Казанда ярминкә 10 төп мәйданчыкта һәм 5 чатыр мәйданчыгында  үткәрелә, Чаллыда - 3 мәйданда. Шулай ук ярминкә Зеленодольск районында "Яңа Тура" технополисы территоирясендә дә уздырыла. Районнар да үз территорияләрендә ярминкәләр  оештыралар.   

Шимбә ярминкәләрендә авыл  хуҗалыгы продукциясе 20-30 процентка арзанрак сатыла. Бүгенге  көнгә  барлыгы   345 млн. сумлык  продукция сатылган. Җәмгысы  525 тонна ит, 133 тонна сөт, 256 тонна он, 275 тонна шикәр комы, 5,8 мең тонна яшелчә, 3,2 млн. данә йомырка сатылган. 

Рөстәм Миңнеханов шәһәр халкы арасында ярминкәләрнең  популяр булуын  ассызыклады. Шәһәр халкы  һәр атнада   кулай  бәяләрдән  һәм сыйфатлы  авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала,  ярдәмче  хуҗалыклар  вәкилләре исә, үз чиратында, үзләре үстергән продукцияне арадашчыларсыз гына эре  сәүдә мәйданчыкларында    сата  алалар,   диде ул.

Татарстан  Республикасы  Президенты,  шәһәрләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, фермерларга  ярдәм итәргә  һәм  сәүдә  итү өчен  уңай шартлар булдырырга  кирәклеген ассызыклады. "Бу бик әйбәт традиция,  аны дәвам итәргә   һәм моңа  ярдәм итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Ярминкәләрдә  катнашу  авыл кешеләре  өчен    зур хезмәт икәнен истә тотарга кирәк:  аларга  таң  атыр-атмас продукцияне алып килергә, сатуны  оештырып  җибәрергә  туры  килә.  Шуны  аңлап,   алар белән  ешрак  очрашырга, авыр хезмәтләре өчен рәхмәт әйтергә кирәк". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International