Зәй муниципаль районы 18 октябрьгә шикәр чөгендерен җыюны төгәлләделәр. Әлеге культура 9200 га мәйданда чыгарылды, уртача уңыш 440 ц/га тәшкил итә. Чөгендер кырларында 12 «Ропа» чөгендер җыю комбайны эшләде, барысы 403 мең тонна татлы тамыр җыелган. Шикәр заводы Зәй районы агрофирмаларыннан 215 мең тонна шикәр чөгендере кабул иткән. Когатларны кырлардан чыгару дәвам итә.
Шикәр чөгендере җыюны шулай ук Лениногорск һәм Түбән Кама районнары да төгәлләде. Районнарда бер гектардан уртача уңыш 330 һәм 365 центнер тәшкил итте.