Республика территориясендә кукуруз җыю дәвам итә, шул исәптән орлык кукурузын да җыялар.
Бүгенге көнгә 12,5 мең га мәйданда орлык кукурузы җыелган, барлык җыелган ашлык - 52,5 мең тонна. Бер гектардан уртача уңыш 41,9 центнер тәшкил итә. Бу узган елга караганда 7,8 ц/га күбрәк.
Кукуруздан иң югары уңыш Мамадыш районында – 55 ц/га, 1,3 мең гектарда суктырылган. Буа районының төньяк зонасында – 52,8 ц/га. Әтнә һәм Балтач районнарында уңдырышлылык - бер гектардан 50 центнерга якын.
«Красный Восток» агрохолдингы эшли торган муниципаль районнарда бу культураны югары профессиональ дәрәҗәдә үстерәләр.
Мәс., Әлки районында кукуруз 1,8 мең га мәйданда суктырылган, уңдырышлылык - 42,6 ц/га; Нурлат районында – 1,7 мең гектарда, 7,2 мең тонна суктырылган,