«Алтын көз – 2018» күргәзмәсендә АПКга ярдәм итү алымнарын үзгәртү турында фикер алыштылар

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

11 октябрьдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары  Елена Фастова «Алтын көз”  агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «АПКга дәүләт  ярдәме: проблемалар һәм   перспективалар» темасына түгәрәк өстәл уздырды.

Түгәрәк өстәлдә фикер алышыуга   төбәкләр, тармак  берлекләре,  бизнес һәм эксперт бергәлеге вәкилләре чакырылды. Катнашучылар 2013-2020  елларга  авыл хуҗалыгын үстерү,  авыл хуҗалыгы  продукциясе,  чимал һәм азык-төлек  базарларын җайга  салу буенча дәүләт прграммасына планлаштырыла торган үзгәрешләр   кертү мәсьәләләрен  карадылар.

Татарстан Республикасыннан  киңәшмәдә  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары  Николай Титов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының финанслау бүлеге башлыгы  Марсель Мәхмүтов, шулай ук Министрлыкның   инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы  Илдар Гафуров катнаштылар.

Елена Фастова 2019 елга АПК өлкәсендә дәүләт сәясәтенеең төп юнәлешләре турында һәм 2025 елга кадәр гамәлгә ашыру каралган Дәүләт программасының төп өстенлекләре турындаа сөйләде. Аңа кертелә торган үзгәрешләр, аерым алганда,  2024 елга АПК продукциясен экспортлауны елга 45 млрд долларга җиткерүгә  һәм агросәнәгать  комплексында кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләр санын  126,7 мең кешегә кадәр арттыруга  кагылышлы.

2019 елда Дәүләт программасын гамәлгә ашыруга  федераль бюджет акчалары    302,2 млрд сум каралган.

Министр урынбасары,  «Бердәм субсидия» һәм турыдан-туры тотылган чыгымнарны компенсацияләүгә субсидияләр бирүгә алымнарны якыын арада үгәртү планлаштырыла, дип билгеләп үтте.

Аерым алганда, 2018-2019 елларда  «Бердәм субсидия» кысаларында Россия Федерациясе  субъектларына күпьеллык үсентеләр утырту һәм аларныы карау буенча тоткан чыгмнарны кайтару өчен федераль бюджеттан өстәмә  ассигнованияләр карала.  Теплица комплекслары төзүгә һәм модернизацияләүгә (10% кире кайтару), виноград бакчаларында саклагычлар һәм селекция-питомник үзәкәре төзүгә (20%), сөтчелек юнәлешендәге терлекчелек  комплекслары төзүгә (25%) чыгымнарны кайтаруга субсидияләр карала.  Авыл хуҗалыгын иминәштерү өлкәсендә уңышның һәлак булу чиген юкка чгаару карала, шулай ук зыян күләменең иминият суммасын 30%тан 50%ка җиткерү карала (шартсыз франшиза).

Дәүләт программасы  структурасында шулай ук өч яңа федераль проект кертелә: «Агросәнәгать  комплексы продукциясен экспортлау», «Фермерларга һәм  авыл хуҗалыгы кооперациясенә ярдәм системассын булдыру», шулай ук   «Цифрлы авыл хуҗалыгы» ведомство проекты.

Гомумән алганда, планлаштырыла торган үзгәрешләр Дәүләт программасын  гамәлгә ашруның  нәтиҗәлелеген   арттырырга һәм аны   агросәнәгать  комплексының   өстенлекле  максатларын гамәлгә ашыруга,  экспортны арттыруны,   кооперацияне  һәм  АПКда  цифрлы  технологияләрне  үстерүне  дә  кертеп,   юнәлтергә  ярдәм  итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International