Марат Әхмәтов Россиянең XXнче «Алтын көз-2018” агросәнәгать күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

10 октябрьдә Мәскәүдә ВДНХ  территориясендә Россиянең XXнче «Алтын көз”  агросәнәгать күргәзмәсен   ачу тантанасы узды.   Күргәзмә аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра. Күргәзмә 4 көн буена -  10-13 октябрь көннәрендә  барачак.

Күргәзмәне ачу тантанасында   Россия Федерациясе Хөкүмәте  Рәисе Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте  Рәисе урынбасары  Алексей Гордеев  һәм  -  Россия    авыл хуҗалыгы   министры   Дмитрий Патрушев катнашты.

Татарстаннан рәсми делегация составында  - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре бар.

Гадәттәгечә,  Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү  сәнәгате көне  алдыннан  Дмитрий Медведев тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды һәм   мактаулы исемнәр бирде.

Тантанадан соң  хөкүмәт делегациясендә ктнашучылар күргәзмә экспозицияләре белән таныштылар, АПК  һәм  авыл  территорияләрен үстерү өлкәсендәге   проектлар белән таныштылар. 

Эшлекле программа кысаларында   делегация   әгъзалары төбәк өчен  аеруча әһәмиятле  булган чараларда, «АПК 2.0: тармакны модернизацияләү драйверы булаарак экспорт»  агробизнесфорумы  эшендә,  түгәрәк  өстәлләрдә,       семинар-киңәшмәләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаштылар.

Күргәзмә программасында  Россия агробизнесының  экспорт  мөмкинлекләрен  күрсәтүгә  аерым  игътибар бирелә. РЭҮ (РЭЦ) ярдәме белән АПКның төрле өлкәлләреннән үебенең илнең 27 предприятиесе үз продукция күррсәтә. Моннан тыш, масус зонада  компанияләр  экспорт эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тиешле консультация алырга мөмкин.

Күргәзмәдә терлекчелек һәм  нәсел эшен күрсәтү өчен дә урын бирелгән  – сөт һәм ит юнәлешендәге эре мөгезле терлек, кәҗә һәм  сарык токымнары күрсәтелгән, шулай  ук   кош-корт, балык, мехлы җәнлекләр, куяннар, атлар һәм  калмык   токымыннан булган дөяләр дә бар.  

Россииянең һәм  чит илләрнең  70тән  артык предприятиесе АПК өчен кирәкле заманча авыл хуҗалыгы     техниикасын һәм җайланмаларын күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International