«Алтын көз» күргәзмәсе кысаларында «Discover Russian Cuisine» Россия гастрономиясенең IV фестивале узачак

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

10-12 октябрьдә Мәскәүдә “Алтын  көз”  20 нче Россия агросәнәгать  юбилей күргәзмәсе кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы       Россия  экспорт үзәге белән берлектә  «Discover Russian Cuisine» Россия гастрономиясенең  IV фестивален үткәрә, ул, былтыр башланып, Берлинда һәм Туринда халык күңелен яулаган иде инде.

Үзебезнең продуктларны популярлаштыру, кулинария традицияләрен кайтару һәм Россия АПК продукциясен тышкы базарларга чыгару, милли  гастрономия  культурасын  үстерү  – башкала өчен мөһим вакыйганың максатлары һәм бурычлары менә шулар.

Күркәм гастрономия фестивале кысаларында өч төп мәйданчыкны аерып күрсәтергә буда –  танылган 30 чит  ил һәм Россия шеф-поварларыннан мастер-класслар, chef`s table форматында эксклюзив кичке ашлар һәм   Россия җитештерүчеләреннән гастромаркет.

Шеф-повар һәркөнне  махсус җайлаштырылган мәйданчыкта этаплап ризык әзерләүнең 40 минутлык  презентацияләрен күрсәтәчәк.  Аларның һәркайсында Россия продуктларыннан рус яисә заманча рус кухнясы төсмере белән югары гастрономия ризыгын әзерләү бурычы тора.

Фестивальнең төп өлеше  – гастромаркет. Мастер-класслар һәм дегустацияләр арасында чарага килгән кунаклар төбәк җитештерүчеләреннән  килгән  төрледән-төрле милли продуктлар белән танышалар һәм  шулардан кайсылары фестиваль ризыкларын әзерләүгә алыначагы  турында күбрәк белә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International