Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы грант алучыларга сертификатлар тапшырды

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов  «ТРында яңа  эш башлаучы фермерларга  ярдәм», «2017 - 2020 елларга ТРында   КФХ базасында терлекчелек фермаларын үстерү», «2017   - 2020 елларга ТРында   авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программалары буенча  грант  алучыларга   сертификатлар тапшырды.

Татарстанның төрле районнарыннан 10 гаилә фермасы  һәм  40 яңа  эш   башлаучы  фермер 1 миллионнан  алып  10  миллионга  кадәр  суммада   сертификатларга  ия булдылар.  Икенче турда җиңүчеләр җәмгысы  255 млн. сум грант алдылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә  караганда,   2018 елда өч программа буенча грант  ярдәме   840 млн сумнан  артыграк  булачак. 

«Республикада  авыл  халкыны  эшлекле  активлылыгын  арттыруга  шактый   зур  игътибар  бирелә, бу   крестьян-фермер хуҗалыкларына,   яңа  эш башлаучы фермерларга, кооперативларга кагыла. Бу   программалар бездә  ел саен  гамәлгә ашырыла.  Конкурс комиссиясе   бик  җентекле  эш  башкарды,      һәр тәкъдим  ителгән  проектны    өйрәнде.  Конкурс  шартларының  үтәлешендә сезнең аны  намуслы башкаруыгызга ышанам», – диде Марат Әхмәтов,  җыелучыларга  мөрәҗәгать итеп. 

 «Фермерлык хәрәкәтенә  зур  һәм  катлаулы  юл үтәргә  туры  килде. Әмма бүген  бу  мәсьәләне  аңлап эш итәләр. Кеше бер  юнәлештә эшләүдән  һәм  җитештергән продукциясен  ничек урнаштырудан   курыкмаска  тиеш. Кооперативлар  берләшергә  тиеш. Бу юнәлешне киләсе елдан һичшиксез көчәйтәчәкбез», – диде  Марат Әхмәтов. 

Аннары  Татарстанның Фермерлар һәм крестьян  хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе  Камияр Байтемиров  чыгыш ясады. Ул  республикада  кооперативлар үсеше, кооперативлар  -  безнең киләчәгебез, диде  ул.   

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Ришат Хабипов грантлар  күләмнәре  турында  сөйләде.  Аларның  узган   елга  караганда  ике   мәртәбә  артык  булуын  билгеләп үтте. 

Яңа   эш  башлаучы   фермерларга ярдәм программасы   буенча   64 кеше  катнашкан, шуннан  отучылар – 40; гаилә  терлекчелек  фермаларын үстерү буенча   катнашучылар   -  22, отучылар – 10;  кооперативларны  үстерү   буенча   10 кеше заявка биргән,  отучылар - 5.

«Әгәр  алар үз бизнес-проектларын  билгеләнгән  вакытта   гамәлгә ашырсалар,  ул  чакта  республикада тагын  6 мең баш  эре мөгезле терлек һәм 3 мең  баштан артык савым  сыеры өстәләчәк. Димәк, оешкаан кооперативларга  натураль продукция күбрәк  киләчәк һәм сатылачак», –диде Хәбипов.

Бүгенге проектлар   арасында: 16 ферма  сөтчелек юнәлешендә -  770  сыер; 11 ферма    симертү  - 925 баш; 2 кошчылык фермасы 57 мең баш; 2 ат фермасы -  240 ат; 2 сарык фермасы - 650 баш; 1 ферма балык үрчетү буенча.

Шулай   ук  6  проект бөртекле һәм кузаклы культуралары җитештерү  буенча - 969,9 га, 5 проект – җиләкле культуралар буенчаа, 3 – яшелчәчелек буенча, берәр  -  бәрәңге һәм гөмбәчелек  буенча.

Иң күп  җиңүчеләр  Азнакай, Кукмара, Яңа  Чишмә, Балык  Бистәсе  һәм  Теләче муниципаль районнарында (4әр фермер).  Аксубай, Саба, Чистай муниципаль районнарында 3әр фермер.

Конкурс комиссиясе 95  млн. сумга 5  авыл хуҗалыгы куллданучылар  кооперативан сайлап алды.  Кооперативлар сөт, яшелчә, сыер ите эшкәртү буенча грантлар алачак.

Программалар шартлары буенча җиңүче КФХ башлыклары һәм  кооперативлар 150 дән артык өстәмә  даими эш урыны булдырырга тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International