Мамадыш районында туфракны төп эшкәртү һәм орлык кукурузын игү мәсьәләләре буенча семинар узды

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Бүген Мамадыш  муниципаль районының «Азык-төлек программасы» ҖЧҖ   кырларында  туфракны төп эшкәртү   һәм   орлык кукурузын игү мәсьәләләре буенча  семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.  

Семинарда  шулай  ук министр  урынбасарлары  Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов,  Нәҗип Хазипов, «РАЦИН»  АҖ генераль директоры Әсхать Шәрәпов, муниципаль районнарда  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре    башлыклары,  «Казаньагрохимсервис»  белгечләре  һәм башкалар катнашты.

Семинар барышында  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Илдус Габдрахманов киңәшмәдә  катнашучыларга  республикада  республикада орлык кукурузын игүнең торышы турында мәгълүмат җиткерде,  шулай   ук   аны яклау чараларының нәтиҗәлелеген  арттыру  зарурлыгы турында сөйләде.  «Казаньагрохимсервис» белгечләре «Азык-төлек программасы» ҖЧҖендә кукуруз игү технологиясе  һәм  аны саклауга салу белән таныштырдылар.  Министр урынбасары  Тәлгать Таһирҗанов катнашучыларны кукурузны орлыкка  суктыру ысуллары белән таныштырды, шулай ук туфракны төрле агрегатлар белән тирәнтен эшкәртү ысулларының туфракта дымлылык туплануга йогынтысы турында  сөйләде.

Катнашучыларга үсемлекләрне яклау  чаралары катнашмаларын  әзерләү өчен кулланыла торган измәләр әзерләү  комплексларын күрсәттеләр. Шуңа бәйле  рәвештә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы  кырларны химик препаратлар эшкәртү өчен эретмәләр әзерләү буенча комплекслар сатып алуга матди чыгымнар хакының 60 проценты субсидияләнәчәге турында хәбәр итте.  «Быел шундый  100 корылма кайтару мөмкинлеге бар», - диде ул.

«Бүген күрсәтелгән һәр ысул киләсе ел уңышы файдалы   булачак, - дип  билгеләп  үтте  Марат Әхмәтов. – «2018 ел шактый катлаулы  булды.  Хәзерге   вакытта   бер метр тирәнлектә 40-60 мм дым бар.  Шулай да, язга  таба  нибары  100 мм чамасы  гына дымлылык  запасы  булырга  мөмкин.  Игенчеләрнең  бурычы  – кышкы  явым-төшемне мөмкин  кадәр күбрәк саклап   калу. Язгы  кыр   эшләре  башланганда бер метр  тирәнлектә кимендә  250 мм-дан артык дым булырга  тиеш.   Бер  гектар җир    дә эшкәртелмичә  калырга   тиеш түгел. Республика  аграрийларына  туфракны тирәнтен эшкәртү эшен көчәйтергә кирәк», - дип    ассызыклады министр.

Оператив  белешмәләр  буенча  2 октябрьгә Татарстан Республикасы  буенча туфракны төп эшкәртү  1559,3 мең га мәйданда  башкарылган,  бу планнан  79 процент тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International