Арча районында “Хезмәт кешесен данлыйбыз” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2018 елның 29 сентябре, шимбә

Бүген Арча  муниципаль районында яшь комбайнчылар арасында  “Хезмәт кешесен данлыйбыз” дигән унынчы республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурсны «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДМУ ярдәмендә Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,  «Татарстан» ДТРК,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.

Чарада  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Илдус Габдрахманов,  «Татарстан» ДТРК  директоры Фирдүс Гималтдинов, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев,  Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы  Наил Хәмидуллин һәм башкалар катнашты.

Конкурс  «Арча  агросәнәгать   көллияте» ДАҺБУ базасында 28 - 29 сентябрендә  узды.

Конкурста  30 яшькә  кадәрге  комбайнчылардан  торган   15 экипаж катнашты.  Ярышлар барышында комбайнчылар  теоретик сорауларга җаваплар бирделәр  һәм комбайннарны  технологик яктан көйләү һәм аларга техник хезмәт күрсәтү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.

Конкурс  йомгаклары  буенча  1 нче  урынны  Арча  муниципаль районының «Игенче» агрофирмасыннан   Айнур Фәтхрахманов алды, 2  нче  урынны  –  Буа  муниципаль  районының “Кыят” ҖЧҖеннән  Александр Грачев,   3 нче урында    Нурлат районының «Нурлат- сөте» хуҗалыгыннан Илнур Ибәтуллин.

Ярышларда катнашучыларны шулай ук  номинацияләр буенча да  бүләкләделәр. 2018 елгы урып-җыю кампаниясендә «Иң яшь катнашучы» номинациясендә  комбайнчы Флюр Сәйфуллин бүләкләнде,  ул Тукай районыннан, «Иң күп эш стажы» номинациясендә –  Биектау муниципаль районының «Березка» ҖЧҖ механизаторы Фәрид Фәхриев, «Рекордлы суктыру»  номинацясендә – Сарман муниципаль районының «Җәлил” агрофирмасыннан Максим Григорьев, «Иң яхшы теоретик белем” номинацясендә – Зәй муниципаль районының “Зәй” агрофирмасыннан Айнур Сафин, «Иң яхшы практик күнекмәләр” номинацясендә   Алексеевск муниципаль районының “Хузангай” ҖЧҖеннән  Петр Зайцев бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International