Татарстан Республикасының Питрәч районында «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узды

2018 елның 29 сентябре, шимбә

Шимбә көнне Питрәч районы Наратлыгында   «Скорлупино» утарында III Бөтенроссия йомырка фестивале узды. Әлеге чара өченче ел рәттән уздырыла, бирегә Татарстан Республикасы районнарыннан гына түгел, ә Россииянең башка төбәкләреннән дә киләләр. Быел фестивальгә  3600 катнашучы һәм кунак килде.

Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Яшьләр  эшләре министры  Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасында Кеше хлкуклары буенча вәеаләтле вәкил  Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары   Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы  Илһам  Кәшапов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы  депутаты  Марат Бариев һәм башка мәртәбәле затлар сәламләде.

Фестиваль  «Мисс Скорлупино» конкурсы белән ачылды, шулай  ук     көн дәвамында халык кәсепчеләре ярминкәсе эшләде, йомыркалы   кызыклы  уеннар үткәрелде.  Иң зур  учакта  «Пекинча чеби” кыздырылды, аннан кунаклар да, катнашучылар да авыз итә алдыла, кулинария буенча башка  мастер-класслар күрсәтелде.

Былтыр «Скорлупино»да Россиядә иң  зур – 367 килограммлы йомырка тәбәсе әзерләнгән иде, ә  быел исә Россиядә иң зур мангалда  ананас  соусында, йомырканың кабыгы белән ашарлык итеп кыздырылган «Пекинча чеби” рекорд куйды.

Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан җиде  команда төрле  конкурсларда катнашып,  үз осталыкларын, көчләрен күрсәттеләр.

«Әтәч сугышлары”нда беренче урынны Саба районы командасы алды, икенче урын Менделеевск  районы командасына бирелде, өченче урында Чистай районы  командасы булды.

Скорлупино бәйрәмендә балалар да күңел ачты. «Нәни Ско һәм аның  дуслары” («Малыш Ско и друзья»)  балалар мәйданчыгында иң нәниләр өчен  сабын куыклары очырылды,   «Экият» театрының  анимация программасы һәм  «ЕРАЛАШ» студиясе эшләде.

Салкынча һавага җылылык өстәп  «Мультиверс» төркеме һәм Никита Пресняков чыгыш ясадылар. Ә концерт программасы «Хитобои» төркеме чыгышы белән  һәм бәйрәм дискотекасы  фейерверк белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International