Казанда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

2018 елның 28 сентябре, җомга

2018 елның 29 сентябрендә Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселогында  авыл хуҗалыгы продукциясен   һәм көндәлек әйберләре сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре узачак.

Казанда  ярминкәләр  10 ярминкә һәм  7 чатыр мәйданчыкларында оештырыла: –  Совет районында:  «Казан» агросәнәгать комплексы»  ААҖ (Аграрный ур., 2) ярминкә мәйданчыгы һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә), биредә Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

 «Казан” агросәнәгать  паркында бу көнне   Казан  халкына  Саба,  Нурлат, Аксубай, Кукмара муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре, шулай  ук Татарстан  кулланучылар    оешмалары берлеге,  «Татагролизинг» АҖ, «Яратель» кошчылык фабрикасы, “Ак  Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ,  «Сервис-Агро» ҖЧҖ,  «Натураль продукт» ҖЧҖ,  «Арча» ҖЧҖ,  «Арча балык хуҗалыгы» ҖЧҖ,  «Натураль продукт» ҖЧҖ,  «Арча” ҖЧҖ,  Мотыйгуллин Р.М. ИП ҖЧҖ,  «Арча балык хуҗалыгы» ҖЧҖ, «Р-Агро» ҖЧҖ һ.б.лар үз продукциясен сатачаклар.

–  Яңа Савин  районында  «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла. Монда Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнары вәкилләре була.

– Авиатөзелеш районындагы «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) халыкка үз продукциясен Биектау муниципаль  районы хкзсәичәннәре үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

– Киров районында чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин   ур., 20) Буа муниципаль районыннан  авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак, ә «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территория  мәйданчыгында  (Краснококшайский ур., 152/2) Кама Тамагы муниципаль районы аграрийларының продукциясе булачак.  Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук    Юдино поселогында  Тимерюлчылар Мәдәният йорты каршында (Юдино пос., Ильич ур., 1, к. 1)  эшләячәк.

– Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә  уза. Биредә  Әтнә  муниципаль районы фермерлары үз  продукциясен  тәкъдим  итәчәкләр.

–  Идел буе районында  «Проспект» сәүдә үзәге янындагы   мәйданчыкта (Җиңү пр., 50а) Лаеш муниципаль районы  вәкилләренең авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Моннан тыш,  авыл хуҗалыгы продукциясен сату   Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский  поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә (павильон №1) оештырыла.

Чаллыда ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Габдулла Тукай яр буе урамында (“Төзүче” стадионы),   «Южный»  агросәнәгать  паркы   (Әхмәтшин ур., 115), Ипподром   территориясендә (Автозавод районы,  Чулман  пр.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International