Саба районында авыл командалары арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

2018 елның 21 - 23 сентябрендә Саба шәһәр тибындагы поселогында Татарстан Республикасы “Сәламәтлек” ХV авыл Спартакиадасы программасы буенча   авыл командалары арасында бадминтон буенча  Татарстан Республикасы    чемпионаты  узды. Чараны Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте  оештырды.

Ярышларда Татарстан Республикасыннан 23 авыл районы командалары катнашты. Барысы  120ләп кеше  ярышты.

Өчкөнлек ярышлар нәтиҗәләре буенча команда  зачетында 1 нче урынны  Саба районы командасы алды, 2 нче урында  – Актаныш районы командасы, өченче урында  –  Алексеевск районы командасы.

Катнашучылар шулай ук ирләр һәм хатын-кызлар арасында ялгыз, парлы  һәм катнаш разрядларда да ярыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International