2018 елның 20 - 23 сентябрендә Тпмбов өлкәсенең Мичуринск шәһәрендә «Бакчачы көне – 2018» XIII бөтенроссия күргәзмәсе узды. Аны ачу тантанасында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов катнашты.
Татарстан Республикасыннан күргәзмәдә От Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге бөртекле һәм техник культуралар секторының әйдәүче киңәшчесе Гөлсия Шәрипова, «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, «Казан ДАУ” югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең үсемлекчелек һәм яшелчә-җиләк-җимеш кафедрасы доценты Анна Шаламова, Әлмәт муниципаль районының “Җиләкле алан” ҖЧҖнең үсеш бүлеге башлыгы Илья Федотов, Буа муниципаль районының «Дәүләтшин З.Н.» КФХыннан, Чүпрәле муниципаль районының «Хәйруллин А.И.» КФХыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Күргәзмәдә катнашучылар өчен “Мичурин бакчалары” ҖЧҖ, В.Г. Муханин ис. Бакчачылыкны үстерү үзәге мәйданчыклары күрсәтүгә әзерләнгән иде. Россия Бакчачылар ассоциациясе президенты Игорь Муханин катнашучыларга бакча техникасын, орлыклы культураларның үсентеләре утыртылган питомникны, алмагач, җиләкләр утыртуны күрсәтте.
Аннары «Россиядә бакчачылыкның нәтиҗәлелеген арттыруның бүгенге тенденцияләре» фәнни-гамәли конференциянең Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә пленар утырышы узды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, үсемлекләрне механикалаштыроу, химияләштерү һәм яклау департаменты директоры Петр Чекмарев үзенең «РФендә бакчачылыкның һәм питомникчылыкның торышы һәм аларны үстерү турында»гы нотыгында аларның зур керем китерүе турында әйтте. Шуңа күрә җиәк-җимеш үстерү табыш китерә торган бизнес, диде ул.
Бүгенге көнгә Россия территориясендә 241 мең гектардан артык бакча исәпләнә, алардан 320 мең тоннага якын җимеш уңышы җыелган. Бу мәйдан гына халыкның җиләк-җимешкә булган ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый. 2017 елда Россиягә чит илләрдән 1,5 млн. тонна җиләе-җимеш кайтарылган. Петр Чекмарев сүзләренә караганда, 100% тәэмин ителеш булсын өчен 8-9 ел дәвамында ел саен 30 мең гектар диярлек яңа интенсив бакчалар үстерергә кирәк. Бүген барлыгы 15-16 мең гектар утыртыла.
Чыгышының азагында Джамбулат Хатуов бакчачыларга аларның авыр хезмәтендә уңышлар теләде, питомникларда үзебезнең сортлар белән эшләүне арттырырга кирәклеген билгеләп үтте. Ул шулай ук бакчачылык хуҗалыкларын техник җиһазлау, җиләк-җимешсаклагычларны арттыру зарурлыгын да ассызыклады.