Казанда 10 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

22 сентябрь 2018 ел., шимбә

Бүген  Казанда  ун мәйданчыкта  авыл хуҗалыгы продукциясен сату  ярминкәләре узды. Продуктларны  һәм  товарларны  республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре һәм АПК предприятиеләре китергән иде. Барлыгы    42,6 млн. сумга  якын продукция китерелгән, килгән машиналар саны –  529.

В первой половине дня ярмарки проинспектировали первый заместитель министра сельского хозяйства и продовольствия РТ Николай Титов и заместители министра Олег Земсков, Ильдус Габдрахманов, Назип Хазипов, Тальгат Тагирзянов, Ришат Хабипов.

Вахитов районында   Теләче муниципаль  районы продукциясен сатып алырга мөмкин иде. Күкчә авылыннан умартачы  Нияз Сабирҗанов төрле сорттан бал алып килгән. Ул шәһәр халкына юкә, чәчәк балы, кәрәзле бал,  прополис сатты.

«Без 47 тонна ашлык  (бодай, арыш, арпа, борчак), 18 тонна бәрәңге, 1,6 тонна сыер ите, 200 кг дуңгыз һәм кош ите, сөт продуктлары, яшелчә, консервланган  продукция алып килдек,  42 машина товар белән килде», - дигән мәгълүмат бирде Теләче  районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы Рәлиф Низаметдинов.

Киров районында  «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территория  мәйданчыгында  (Краснококшайский ур., 152/2) Тәтеш муниципаль районы аграрийларының продукциясе сатылды.

Чүпрәле  муниципаль районы  җитештерүчеләренең   авыл хуҗалыгы продукциясен Батыршин  ур., 20  адресы   буенча  чатыр корылган ярминкә мәйданчыгында сатып алырга мөмкин иде.

Авиатөзелеш районындагы «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) халыкка үз продукциясен Питрәч    муниципаль  районы фермерлары тәкъдим итте.

Ярминкәгә алар 40 тоннадан артык ашлык, 70 тонна бәрәңге, 3,5 тонна сөт алып килгәннәр. Фермерлар  1,5 тонна сыер ите, бер тонналап дуңгыз ите, 3,5 тонна кош ите килгәннәр. Продукция белән  24 машина килгән.

Бүген авыл хуҗалыгы ярминкәләре шулай ук, Чаллыда 3 мәйданчыкта, Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский  поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә һәм республиканың башка үзәк районнарында үтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования