ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов: Татарстанда 19 мең гектардан артык, ягъни 30% мәйданда, шикәр чөгендере җыелды, уртача уңыш - 351 ц/га

2018 елның 21 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында уңыш җыю кампаниясенең  барышы турында бүген Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Барлык муниципаль районы районнар белән  видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы   Премьер-министры Алексей Песошин  катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, хуҗалыклар орлыкка кукуруз суктыра башладылар. Ул кайбер  район хуҗалыкларын кукуруз җыюга игътибарны арттырырга  өндәде - аеруча сөтчелек тармагы оешмаларына – фуражга  үз кукурузларын булдыру өчен.

Шулай ук кырларда шикәр чөгендере уңышын җыю  дәвам итә. Бүгенге көнгә 19 мең гектардан артык, ягъни 30%  мәйданда, шикәр чөгендере  җыелган,  уртача уңыш - 351 ц/га.

Шикәр заводларына 388 мең тонна чөгендер тапшырылган. Республиканың  өч заводы да чөгендер эшкәртә   башлаганнанар, алар тәүлегенә 16 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртәләр. 32,6 мең тонна шикәр комы җитештерелгән, уртача шикәр чыгышы  – 14,2% (2017 елга караганда +1,3%).

Татарстанда шулай ук бәрәңге чыгарыла. Бәрәңге  барлык мәйданның 46 %ында      җыелган (77 мең тонна).

Марат Әхмәтов әйтүенчә, халыкны бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итүдә проблемалар булмаячак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгы туңга сөрү мәсьәләсенә игътибар итәргә кушты. Бу эш 1250 мең гектарда башкарылган (63 %), шуннан 400 мең  га - тирәнтен эшкәртелгән. Кырларда  1800 агрегат эшли.  Һәркөнне  30-35 мең  га җир эшкәртелә, әмма моны тагын да арттырырга  мөмкинлекләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International