«АГРОКӨЧ» холдингы КФУ белән берлектә авыл хуҗалыгы тармагында инновацион проектны гамәлгә ашыруга кереште

2018 елның 21 сентябре, җомга

«АГРОКӨЧ» АҖ Казан  Федераль Университеты белән  берлектә авыл хуҗалыгы тармагында   инновацион проектны гамәлгә ашыруга кереште. Программаның беренче этабы  15 сентябрьдә башланды.

Белгечләр шикәр чөгендере чәчүлекләренә азот ашламасы кертүнең  аеруча нәтиҗәле, чөгендернең  сыйфатына һәм аның сакланышына уңай тәэсир итә торган  технологиясен табу  өстендә эшләргә ниятлиләр. 

Белгечләрнең төп бурычы чөгендер сыйфатын яхшырту өчен азот ашламасы кертүнең чорын һәм длзаларын ачыклаудан гыйбарәт.  Оптималь  технология чөгендерне кагатларда саклау срокларын һәм шикәр чыгышын яхшыртырга тиеш.

Экспертлар хәзер үрнәкләр сайлап алу өстендә актив эшлиләр. Октябрь азагына мәсьәләне алга таба хәл итү өчен анализлар уздыру  планлаштырыла. Проектка  бүгенге көндә  «АГРОКӨЧ» холдингы әйдәүче белгечләре һәм  җитәкчелеге җәлеп ителгән.

«Төп индикатор буларак, шикәр чөгендерендә альфа-амин азотының күпме дәрәҗәдә булуын  ачыклау  планлаштырыла. Татлы тамырда  бу матдәнең  булуы шикәр чыгышына һәм чөгендернең сакланышына турыдан-туры бәйле,  чөнки чөгендердәге шикәр  югары булуга да карамастан,   татлы  тамырда  альфа-амин азотының артык күп  булса, бу  шикәр чыгышын  киметүгә китерә. Без төрле   кырлардан   150 үрнәк сайлап   алабыз,  бу үрнәкләрдән әлеге  матдәнең булуына төрле   агротехник  факторларның  ничек  тәэсир итүен  ачыкларга мөмкин булачак», - дип сөйләде «АГРОКӨЧ»  АҖ    генераль директорының  «Зәй шикәре»  эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары  Антон Трошин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International