Арча районы «Аю» агрофирмасы механизаторлары, туфрак эшкәртүне төгәлләп, техника ремонтлауга керештеләр

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Арча  районы  «Аю»  агрофирмасы» ҖЧҖ   беренчеләрдән  булып бөртекле культураларны җыюны төгәлләделәр.   Бүгенге   көндә урып-җыю техникасы кышкы саклауга куелды.  Урып-җыю чорында эшне оешкан  төстә   2 сменада башкару  сезонлы кыр эшләрен  кыска  агротехник срокларда төгәлләргә  ярдәм итте.

Шушы көннәрдә «Аю»  агрофирмасы механизаторлары, туфрак эшкәртүне  төгәлләп,  техника ремонтлауга керештеләр. Бар куәткә биредә сабаннарны ремонтлау һәм аларны язгы  сезонга әзерләп  кую эшләре бара. Техниканы  вакытында ремонтлау энергия ресурсларына  чыгымнарны  киметергә  һәм   җитештерү эшчәнлеген арттырырга  ярдәм итә.

 Гомумән алганда,  Арча районы буенча   бүгенгә  52,6 мең  га җир   (74%) туңга сөрелгән. Һәркөнне туфракны тирәнтен эшкәртүдә  100 агрегат эшли.

Аерым хуҗалыкларда туңга сөрү төнлә дә башкарыла. Мондый  практика  «Тукай» ҖЧҖ, «Ак Барс» АК” ҖЧҖ, «Игенче» АФ” ҖЧҖ,  «Кырлай» АФ” ҖЧҖ, «Северный» АХП” ҖЧҖ, «Кишет» ҖЧҖ,  «Возрождение» АФ” ҖЧҖ  хуҗалыкларында  кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International