Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Идел буе федераль округы субъектларында мелиорацияне үстерү мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Селектор киңәшмәсендә Идел  буе  федераль округы  субъектларында  мелиорацияне үстерү  буенча ярдәмче программаны гамәлгә ашыруның барышын карадылар. Киәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.

Видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәдә  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Илдус Габдрахманов,  «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ  директоры Марс Хисмәтуллин, «Татмелиорация» траст компаниясе” ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин катнашты.

Идел  буе  федераль округының АПК идарәсе төбәк органнары һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаментына караган учреждениеләр  вәкилләре сугарулы җирләрнең мәйданнарын  арттыру  буенча үз планнары һәм сугару системаларының торышы  турында сөйләделәр.

Киңәшмәдә  катнашучылар шулай ук Идел  буе  федераль округы төбәкләренең яшелчә, азык  культуралары, шикәр чөгендере җитештерү күләмнәрен арттыру исәбенә экспортны арттыру өчен техник мөмкинлекләрен дә  карадылар. Идел  буе  федераль округында иң югары экспорт куәтенә түбәндәге төбәкләрнең ия булуы билгеләнеп үтелде:  Башкортостан, Мордовия, Татарстан һәм  Удмуртия  республикалары, Пермь крае, шулай ук  Оренбург, Саратов, Самара  һәм    Пенза өлкәләре.

Джамбулат Хатуов,  авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге  җирләрне  сугаруны арттыру нәтиҗәсендә 2024 елга АПК продукциясен экспортлауны 45 млрд долларга җиткерергә мөмкин булачак, диде. Бүген Министрлыкта Россиянең сугару комплексын үстерү буенча чараларны күздә  тотучы «Халыкара кооперация һәм   экспорт» илкүләм проекты кысаларында актив эш  алып барыла.

Киңәшмәдә шулай ук  авыл хуҗалыгы җирләрен сугаруны үстерү буенча ярдәмче программаны дәүләт ярдәме исәбенә  Мордовия, Татарстан, Чувашия, шулай  ук Самара өлкәсендә аеруча актив гамәлгә  ашырулары турында  сөйләделәр.   Идел  буе  федераль округының башка субъектларына да дәүләт ярдәме чараларын нәтиҗәле кулланырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International