Марат Әхмәтов: Татарстан Республикасында бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланды диярлек

2018 елның 15 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасында, орлык кукурузыннан тыш, бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланды диярлек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Барлык муниципаль районы районнар белән  видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәне  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

«Барлыгы 202 мең га орлык кукурузы чәчелгән, – диде Марат Әхмәтов. – Бу атнада авыл хуҗалыгының территориаль идарәләренә кукурузны җыеп алу  әзерлеген белү өчен барлык орлык кукурузы чәчүлекләренә мониторинг уздыру бурычы куелды. Бу бик мөһим, беренчедән, бу – сөт савымын арттыру чыганагы, икенчедән, орлыкка 300 мең тонна кукуруз алсак, терлек азыгы итеп әзерләнгән арпага экономия булачак, бүген аның бәясе базарда тоннасына 10 мең сум, һәм аны сатып булачак».

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүген хуҗалыкларда 150 кукуруз чабу җайланмасы булган комбайннар эшли һәм аларны нәтиҗәле файдаланырга кирәк.

ТР Авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, – киләсе ел уңышының нигезләре салына. «Уҗымнарны без чәчеп бетердек, - диде ул. – Яңгырлар җитмәгәнгә, кайбер территорияләр буенча проблемалар бар. Әмма киләчәк яңгырлар вәзгыятьне төзәтер дип уйлыйбыз».

Моннан тыш, Марат Әхмәтов фикеренчә, төп бурычларның берсе – басуларны сөрү эшен мөмкин кадәр нәтиҗәле итү, сентябрь азагына төп туфрак эшкәртүне тәмамлау. Әмма әлегә күп кенә районнар әле эшләрен җитәрлек дәрәҗәдә оештырып бетермиләр.

Республика басуларында 900 мең гектарда туңга сөрү калды, көненә 30-35 мең га эш башкарылса, бер айлык эш калган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры шулай ук авыл хуҗалыгы формированиеләре киселешендә 2018 елның 8ае эчендә терлекчелек йомгакларына да тукталды. 8 ай эчендә 883 мең тонна сөт савып алынган (үткән елның шушы чорына карата артым 1%). 260 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән (артым 3%), шул исәптән кош ите – 135 мең тонна (артым 3%), дуңгыз ите – 57 мең тонна (артым 4%). 8 ай эчендә йомырка үткән елның шушы чорына карата 19%ка артык алынган.

Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, эре мөгезле терлек  сату    үткән елның шушы чорына карата 107% тәшкил итә. Ул алдынгы районнарны мисал итеп китерде: Әгерҗе, Мөслим, Кама Тамагы, Мамадыш, Түбән Кама районнары.

Шул ук вакытта министр уңай динамика күрсәткечләрен дә атап үтте – бу Чүпрәле, Әлки, Лениногорск, Сарман, Зеленодольск районнары. Моннан тыш, Тукай, Актаныш районнарында терлекчелек йомгаклары да яхшыра башлаган.

Сөт җитештерү буенча 8 ай эчендә 18 районда үткән елның шушы чорына карата сөт азрак җитештерелгән, диде Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов артта калган районнарда сөт җитештерү мәсьәләсенә җитди карарга өндәде. Аның әйтүенчә, терлекчелек – хәлне  тиз генә хәл итеп була торган  тармак түгел, биредә   эш системалы булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International