Татарстанда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла

2018 елның 14 сентябре, җомга

2018  елның   15 сентябреннән Казанда,  Чаллыда, шулай ук Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселогында  авыл хуҗалыгы продукциясен   һәм көндәлек әйберләре сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре  ачыла.

Казанда  ярминкәләр  10 ярминкә һәм  7 чатыр мәйданчыкларында оештырыла: –  Совет районында:  «Казан» агросәнәгать комплексы»  ААҖ (Аграрный ур., 2) ярминкә мәйданчыгы һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә); 

  –  «Казан” агросәнәгать  паркында  2018 елның  15 сентябрендә  Казан  халкына  Саба,  Нурлат, Мамадыш, Балтач муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре, шулай  ук Татарстан  кулланучылар    оешмалары берлеге,  “Ак  Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖенең   «Яратель» филиалы,  «Сервис-Агро» ҖЧҖ,  «Натураль продукт» ҖЧҖ,  «Арча» ҖЧҖ,  «Арча балык хуҗалыгы» ҖЧҖ,  «Буа шикәре» ҖЧҖ,  «АгроИнвест» ИК” ҖЧҖ,  Мотыйгуллин Р.М. ИП” ҖЧҖ,  «Лаеш балык хуҗалыгы» ЯАҖ,  «Татагролизинг» АҖ үз продукциясен  сатачаклар.

– Яңа Савин  районында:   «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а);

– Авиатөзелеш районында:  «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27);

– Киров районында: чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин   ур., 20),  «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) һәм  Юдино поселогында  Тимерюлчылар  мәдәният йорты каршында   (Юдино пос., Ильич ур., 1);

– Вахитов районында  Кәрим Тинчурин ис.  сквер каршында  (Кәрим Тинчурин  һәм Татарстан урамнары киселешендә);

– Идел буе районында: «Проспект»   сәүдә  үзәге    янындагы   мәйданчыкта (Җиңү пр., 50а).В Приволжском районе: площадка рядом с торговым центром «Проспект» (проспект Победы, 50а).

Моннан тыш,  авыл хуҗалыгы ярминкәләре  Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский  поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә (павильон №1) оештырыла.

Чаллыда ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Габдулла Тукай яр буе урамында (“Төзүче” стадионы),  Агропромышленный парк «Южный»  агросәнәгать  паркы   (Әхмәтшин ур., 115), Ипподром   территориясендә (Автозавод районы,  Чулман  пр.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International