12 сентябрьдә Азнакай муниципаль районында туфрак эшкәртүдә катнашучы иң яхшы механизаторларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән премиягә сертификатлар тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Азнакай муниципаль районындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миргасим Усманов 80 кешегә бүлекләр бирелүе турында әйтте. Аларга бер мең сумга сертификатлар тапшырылды.
«Бүгенге тантана бу сезонда дүртенче мәртәбә уздырыла. Азнакай районында акча сертификатлары 2018 елда язгы кыр эшләрендә, азык әзерләү һәм урып-җыю кампаниясендә эшләүчеләргә бирелде», - дигән мәгълүмат бирде Миргасим Усманов. Ул шулай ук акчалата бүләкләүнең механизаторларга тагын да тырышыбрак эшләү өчен кызыктыру чарасы булуын билгеләп үтте.