Татарстан Санкт-Петербург форумында республиканың балык сәнәгате тармагын күрсәтә

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Россиянең төньяк  башкаласында – Санкт-Петербургта уза  торган II Халыкара балыкчылык    сәнәгате   форумына  дөньяның 50  иленнән   300дән  артык  предприятиедән вәкилләр  җыелган.

Татарстаннан Санкт-Петербургка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге   делегация китте.  Анда   бүген  II Халыкара балыкчылык    сәнәгате   форумы һәм  Балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм   технологияләр күргәзмәсе  ачыла  һәм ул  15 сентябрьгә  кадәр барачак.  Балык  индустриясе продукциясе  13 мең квадрат  метр мәйданнны  били.

Экспонентлар арасында  Татарстаннан  да  берничә   компания бар. Мәс.,   «Биосфера-Фиш»,  биредә 5  млн. данәдән артык чөгә балыгы һәм  судак    маймычларын җитештерү күздә тотыла.

Республика экспозициясендә – «Биотех Чаллы»   индустрия   паркы ЯАҖ, аның территориясендә   2030 елга  кадәр   40 мең тоннага кадәр  балык продукциясе җитештерү планлаштырыла, болар:  балык үрчетү  материалы, балык азыгы, товар балык  һ.б.лар.

Татарстаннан  катнашучылар арасында Татарстан Республикасы  Балыкчылык сәнәгате ассоциациясе  дә бар, аның составына  җиде  юридик зат һәм бер   индивидуаль эшкуар керә. Үз продукциясен  Подгорнов А. А. - шәхси эшкуар (ИП) һәм   «Мамадыш  балык заводы»  җитәкчесе тәкъдим  итә.

Татарстан  вәкилләре  ысланган  һәм каклаган  балык күргәзмәсен күрсәтү  белән  бергә,   чарада катнашучыларны Татарстан балыгыннан  пешерелгән тәмле балык шулпасы (уха) белән сыйларга   да уйлыйлар. Шулай  ук  республика  балыкчылык  сәнәгатенең  торышы  турында  фильм да күрсәтеләчәк. 

Татарстанда  балык  үрчетелә торган урыннарны  саклау,  яклау, балык запасларын  арттыру  турында  Татарстан Республикасының   Биоресурслар комитеты хезмәткәрләре сөйлиячәк.   Аларның делегациясен  бу  форумда  cу биоресурслары   бүлеге башлыгы  Ирина Мөстәкыймова   җитәкли.

Бүген  форумны һәм күргәзмәне техник яктан ачтылар. Рәсми затлар катнашындагы төп чаралар   иртәгә  - 14 сентябрьгә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International