Министрлыкта җитен һәм киндер үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның  12 сентябрендә   Министрлык   белгечләре   видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәдә  катнаштылар. Анда    Россия Федерациясендә   җитен  һәм  киндер  үстерүне  арттыру мәсьәләсе буенча фикер  алыштылар. Киңәшмәне  Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрыны  беренче урынбасары Джамбулат Хатуов алып  барды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының  беренче  урынбасары   Николай Титов, Саба муниципаль районының  "Сабылен"  ҖЧҖ  директоры  Рәсил Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек  тармакларын үстерү  бүлеге  белгечләре  катнашты.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының  Үсемлекчелек,  механикалаштыру,  химияләштерү   һәм   үсемлекләрне  яклау   департаменты директоры    Петр Чекмарев җитен  һәм  киндер җитештерүнең    торышы    белән таныштырды.  Шулай ук җитен  үстерүче төбәкләрдән вәкилләр  чыгыш    ясадылар.    

Киңәшмә барышында  җитен һәм  киндер   селекциясе  һәм  орлыкчылыгы,   авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен  субсидияләү, махсуслаштырылган   техника белән  тәэмин итү,  җитен сүсен сату  мәсьәләләре  каралды.  

Киңәшмә  азагында  Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары  Джамбулат Хатуов  җитештерелә торган киндер-җитен сүсенең  сыйфатын  югалтмас  өчен  аларны  урып-җыю срокларына  игътибарны арттырырга кирәклеген  билгеләп   үтте.   Ул шулай ук сүсле  культуралар  орлыкчылыгын җитештерү буенча эшне көчәйтү зарурлыгын  ассызыклап   әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International