Арча районында туңга сөрүдә катнашучы механизаторларны бүләкләделәр

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Арча районы игенчеләре югары темпларда  җир  эшкәртү эшләрен башкаралар,  кайбер хуҗалыкларда туңга сөрү төнлә дә башкарыла. Мондый практика   «Тукай» ҖЧҖ, «Ак Барс» АК” ҖЧҖ, «Игенче» АФ” ҖЧҖ,  «Кырлай» АФ” ҖЧҖ, «Северный» АХП” ҖЧҖ,  «Кишет» ҖЧҖ,  «Возрождение» АФ” ҖЧҖ хуҗалыкларында кулланыла.

Эшләрне югары темпларда оештыруга туңга сөрүдә эшләүче  механизаторларга карата кызыксындыру чаралары куллану ярдәм итә.

Искәртеп узабыз,  Арча районында алдынгы механизаторларга атна саен 2000 меңәр сум премия һәм район башлыгының Рәхмәт хатын бирү каралган. Арча муниципаль районының «Курса МТС» хуҗалыгында сөрелгән һәр гектар  җир өчен  2 кг ашлык бирү планлаштырыла. Бүген хуҗалыкта туңга сөрелә торган барлык мәйданның яртысыннан артыгы эшкәртелгән. Кызыксындыру чаралары башка хуҗалыкларда да каралган.

Бүген район башлыгының Рәхмәт хатына һәм премиягә түбәндәгеБлагодарственное письмо главы района и премию получили сегодня механизаторлар ия булды: Мансур Хуҗиәхмәтов - «Курса МТС» ҖЧҖеннән, Рафаэль Җәләлиев - «Ак Барс» АК”  ҖЧҖеннән, Илдус Касыймов - «Игенче» АФ” ҖЧҖеннән, Әхтәм Зарипов - «Аю» АФ” ҖЧҖеннән.

Оператив белешмәләр буенча, 12 сентябрьдә  Арча  муниципаль районында  туңга сөрү 41 мең  гектардан  артык (57%) мәйданда башкарылган, шул исәптән бер атнада – 12,6 мең га. Көндәлек эшкәртү күләмнәре арткан һәм  1,8 мең гектар чамасы тәшкил итә.  90нан артык төрле агрегат эшли, шул  исәптән чәчүдән бушаган техника да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International