Татарстан Республикасының Арча районында Ат көненә багышланган халыкара ат чабышлары узачак

2018 елның 14 сентябре, җомга

2018 елның 15 сентябрендә Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында  “Ат көненә” багышланган  дистанцияле  халыкара ат чабышлары узачак. Чараны  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,  Татарстан Республикасы  Яшьләр эшләре министрлыгы,  Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Казан»  халыкара ат спорты комплексы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе, «Элита» Баш нәсел предприятиесе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дәүләт  ветеринария берләшмәсе,  «Татмелиорация» ТК ҖЧҖ,  «Сервис-Агро» ҖЧҖ оештыра.

Чабышлар 40, 80 120 км  араларда узачак. Шулай ук чара кысаларында  «Аргамак», «Авыл егетләре», Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе призларына чабышлар планлаштырыла, «Ат көне» бәйрәме уңаеннан ат йөгәрләү тизлегенә, иң яхшы арбага, атта иң тиз йөртүгә конкурслар була.

Моннан тыш, бай мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнә, Казан шәһәренең  балалар өчен  ат спорты мәктәбенә йөрүчеләрнең чыгышлары була,  авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе һәм башка чаралар оештырыла.

Чараны тантаналы ачу  11.00  сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International