Узган ял көннәрендә Кукмара муниципаль районында беренче авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, фермерлар һәм шәхси хуҗалыкларның продукциясе сатылды.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә район халкы елдан-ел күбрәк тартыла. Биредә экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясен кулай бәяләрдән сатып алырга мөмкин. Ярминкәдә һәр сатып алучы үзенә кирәкле һәм күңеленә хуш килгән әйберне башка җирдәгегә караганда арзанрак бәяләрдән сатып ала алды. Аеруча ит, бәрәңге, суган һәм балны сатып алучылар күп булды. Сатыла торган товар һәм куелган бяләр генә түгел, ә район Мәдәният йортының үзешчән артистлары тарафыннан әзерләнгән программа да ярминкәгә килүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде.