Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Татарстанда 130 мең га мәйданда урып-җыю эшләрен башкарасы калды

2018 елның 7 сентябре, җомга

Урып-җыю  кампаниясенең барышы  турында  бүген  Татарстан Республикасы Хөкүмәте  Йортында узган  киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

 Барлык муниципаль районы районнар белән  видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы  Премьер-министрының беренче урынбасары   Рөстәм Нигъмәтуллин   катнашты.

Марат Әхмәтов урып-җыю  җыюның  ахырына якышлашып килүе турында да әйтте.   Бүгенгә  1 млн. 358 мең га, ягъни   – 91% мәйданда уңыш җыелган. 3,5 млн. тонна бөртекле ашлык суктырылган. Республика буенча уртача уңыш -  26,1 ц/га.

«Киләсе атна азагына бөртеклеләрдән кукуруз гына җыясы калыдыр дип уйлыйбыз. Мондый  һава торышы орлык кукурузы өлгерү өчен бик яхшы. Әмма силос өчен түгел. Барысы 200 мең га кукуруз җыясы була, шуннан  58 мең га - орлыкка», - диде  министр.

Чөгендер үстерүче 16 районнан 5есе чөгендер җыюга керешкән. Быел бу культура 64 мең га тәшкил итә. Бүгенгә  ул 4,5 мең га, ягъни   7% мәйданда җыелган.  180 мең тонна  авыл хуҗалыгы продукциясе җыелган. Уртача уңыш - 395 ц/га. Бу культураны җыю буенча алдынгылар рәтендә: Зәй, Сарман һәм  Тукай районнары, аларның уңышы -  410 ц/га.

Көзге культураларга килгәндә, барлык районнар диярлек   оптималь срокларда тәмамладылар. Барлыгы  521 мең га мәйданда бөртеклеләр чәчелгән, шулардан 375 мең га көзге бодай һәм  136 мең га көзге арыш.

Туңга  сөрү  800 мең га (38%) мәйданда башкарылган, шул исәптән 213 мең га - бер атна эчендә.  Көнгә   30 мең гектарлап җир эшкәртелә. барлыгы 1700   агрегат эшкә җәлеп ителгән.

Нотык тәмамланганнан соң, Рөстәм Миңнеханов озакка сузмыйча гадәттәге көзге ярминкәләрне башларга кирәклеген искә төшерде. Марат Әхмәтов бу   юнәлештә эшләр алып бырылуы турында әйтте.   Беренче  шимбә ярминкәләре республиканың эре шәһәрләрендә киләсе атнада башлана.

Чыгышның тулы тексты: http://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1544130.pdf

Видео : http://agro.tatarstan.ru/rus/press/video.htm/video/4272247.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International