Татарстанда 1 млн. гектардан артык мәйданда 2,7 млн. тоннадан күбрәк ашлык суктырып җыелган

2018 елның 25 августы, шимбә

Урып-җыю  кампаниясенең барышы  турында  шимбә көнне  Татарстан Республикасы Хөкүмәте  Йортында узган  киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.  Республикада  бөртекле  культураларны   җыю дәвам итә. Бүгенгә   1,0 млн. гектардан артык  мәйданда   (56%),  орлык  кукурузын исәпкә  алып,    2,7 млн тоннадан күбрәк  ашлык суктырылган.  Республика буенча уртача уңыш  – 26,4 ц/га (2017 елда  - 35,9 ц/га).

Барлык муниципаль районы районнар белән  видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы  Премьер-министрының беренче урынбасары   Рөстәм Нигъмәтуллин   катнашты.

Марат Әхмәтов арпа җыюның  ахырына якышлашып килүе турында да әйтте.  Бу культура  80% мәйданда җыелган, уртача уңыш  - 26 ц/га.

«Безнең уңышка һава торышы да нык тәэсир итте, әмма анда   гына да түгел инде», - дип саный Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Аның әйтүенчә, бөртекле культуралар  уңышы    районнар  буенча нык аерыла,  чөнки эшкә караш төрлечә.  Ул Апас районын мисалга китерде – биредә  ике күрше хуҗалыкның берсендә уңыш  гектардан 26,7 центнер булса, икенчесендә - 21,7 ц/га.

Марат Әхмәтов әлегә  кадәр борчак  суктырып бетермәгән районнарны да  әйтеп узды. Болар  - Мамадыш, Балык Бистәсе, Тукай, Лениногорск районнары. «Борчак  җыю -  оешканлыкның  аерым индикаторы  ул», - диде ул.

Уҗым культураларын чәчүнең торышы  турында   ул   болай  диде: бүгенгә республикада 270 мең га көзге  культуралар чәчелгән – бу планның яртысы. Планнан 60%ка якынын Кукмара, Мамадыш, Саба, Әгерҗе, Балтач һәм Балык Бистәсе районнары чәчкән. Шулай ук Әлки (11,6 мең га), Азнакай (11,0 мең га), Сарман (10,2 мең   га) һәм (Арча (8,9 мең  га) районнарында да зур мәйданнар чәчелгән. Артта калучылар – Бөгелмә (17%), Буа (17%), Спас (22%), Чирмешән (27%) һәм Түбән Кама (26%) районнары.

Туңга сөрү республикада 400 мең га тәшкил итә, шуның өчтән бере – тирәнгә сөрү, көн саен 20-25 мең га мәйдан эшкәртелә.

«Бу атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре бүгенге   вәзгыятьне  ачыклау өчен берничә район кырларында булып  кайттылар, - диде Марат Әхмәтов. – Төп эшкәртү буенча эшне көчәйтүне сорыйм. Техник мөмкинлекләр дә  җитәрлек, көннәр дә  матур тора,  моннан  файдаланып калырга кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International